16+

«Әкият» курчак театры

Быелның 1 мартында Татарстан бюджеты хисабына «Әкият» курчак театрының яңа бинасы сафка басты.

«Әкият» курчак театры

Быелның 1 мартында Татарстан бюджеты хисабына «Әкият» курчак театрының яңа бинасы сафка басты.

Татар дәүләт курчак театры 1934 елда оеша һәм ул Россия Федерациясендә әйдаман театрларның берсе. Биредә татар һәм рус телләрендә 29 актер хезмәт куя. Репертуарда дөнья халыклары әкиятләре буенча эшләнгән, тарихи һәм заман темасын чагылдырган 40тан артык спектакль исәпләнә. Спектакльләрдә классик һәм модерн курчаклар кулланыла. «Әкият» - 1974 елдан Курчак театрларының халыкара оешмасы УНИМА әгъзасы. Курчак театры башта «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исемен йөрткән. Вахитов районында Петербург һәм Тихомирнов урамнары арасында төзелгән «Әкият» курчак театрының яңа бинасы үзе дә әкияттәгедәй матур. Спектакльләр өчен 250 һәм 100 урынлы ике зал билгеләнгән. Монда шулай ук балалар өчен кафе, төрле түгәрәкләр, балалар әйберләре сәүдә галереясы эшли.
Театр коллективы куйган спектакльләрне Россия шәһәрләре генә түгел, Германия, Франция, Төркия, Болгария, Финляндия һәм Румыния тамашачылары да җылы кабул итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading