Шәһри Казан

Универсиада авылы

Студентларның XXVII халыкара җәйге Универсиадасында катнашачак спортчылар һәм башка делегацияләр өчен башкаланың Идел буе районында Универсиада авылы төзелде. Россиядә тиңе булмаган әлеге торак комплекс Казан (Идел буе) федераль университеты белән Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе карамагына тапшырылды. Биредә Универсиадага кадәр үк 7 мең студент яшәде. Шәһәр...

Реклама

Студентларның XXVII халыкара җәйге Универсиадасында катнашачак спортчылар һәм башка делегацияләр өчен башкаланың Идел буе районында Универсиада авылы төзелде. Россиядә тиңе булмаган әлеге торак комплекс Казан (Идел буе) федераль университеты белән Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе карамагына тапшырылды. Биредә Универсиадага кадәр үк 7 мең студент яшәде. Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Чит илләрдә, гадәттә, Олимпия яки Универсиада уеннарында катнашучы спортчылар өчен төзелгән торакны соңыннан сатып бетерәләр. Казандагы Универсиада авылы сатылмаячак, ул студентлар тулай торагы (кампус) булачак», - диде.
FISU таләпләренә җавап бирүче Универсиада авылы проекты FIABCI Prix D Excellece Бөтендөнья конкурсында җиңү яулады. Комплекс 53 гектар җирне били, шуның 3 гектары агачлыклар, торак мәйдан 274 мең квадрат метрны тәшкил итә. Универсиада авылы 2009 елның июнь аенда төзелә башлады. 4 мең кеше катнашында барган төзелеш эшләре 2011 елның сентябрендә төгәлләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: