16+

«Ватан»

Яңа Савин районының Чуйков урамында төзелгән «Ватан» спорт-сәламәтләндерү комплексы ике зур бинадан гыйбарәт.

«Ватан»

Яңа Савин районының Чуйков урамында төзелгән «Ватан» спорт-сәламәтләндерү комплексы ике зур бинадан гыйбарәт.

Аларда уеннар һәм күнегүләр заллары, боз аренасы, бассейн, шулай ук медицина бүлмәләре урнашкан. Ел дәвамында эшләүче ясалма боз аренасы 58х28 метр мәйданны били. Комплекс спортның волейбол, баскетбол, хоккей, нәфис гимнастика һәм йөзү төрләрендә эшчәнлек алып бара. Биредә балалар-үсмерләр спорт мәктәпләреннән: «Волна» - хоккей, «Ника» - нәфис гимнастика, «Дельта» - йөзү һәм «Уникс-Юниор» баскетбол белән шөгыльләнә.
Өлкәннәр өчен түләүле фитнес, аэробика, тайбо, бию, каратэ һәм йога түгәрәкләре эшли.
Казанда 2010 елны берьюлы 7 спорт комплексы ачылган иде. Шул елның 5 маенда файдалануга тапшырылган «Ватан» - әлеге комплексларның берсе.
Бассейнның озынлыгы - 25, ә кечкенә балалар өчен ясалган «ванна» 10,5 метр. Бассейн залында суга сикерү баскычлары да көйләнгән. «Ватан» спорт-сәламәтләндерү комплексына халыкара таләпләргә җавап бирүче җиһазлар урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading