16+

Бүген Казанда «Тәмле Казан» дигән гастрономия фестивале башлана

1-12 май көннәрендә Казанда «Тәмле Казан» дигән беренче милли гастрономия фестивале үткәрелә. Фестивальнең максаты зур: ул казанлыларны һәм башкала кунак­ларын татар халык ашлары, аларны әзерләү серләре, Татарстан Республикасында яшәүче халыкның милли мәдәнияте, көнкүреше һәм мавыктыргыч мохит белән таныштыру өчен үткәрелә. Ризыклар татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов тәкъдим иткән рецептларга...

1-12 май көннәрендә Казанда «Тәмле Казан» дигән беренче милли гастрономия фестивале үткәрелә.
Фестивальнең максаты зур: ул казанлыларны һәм башкала кунак­ларын татар халык ашлары, аларны әзерләү серләре, Татарстан Республикасында яшәүче халыкның милли мәдәнияте, көнкүреше һәм мавыктыргыч мохит белән таныштыру өчен үткәрелә. Ризыклар татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов тәкъдим иткән рецептларга таянып әзерләнә.
Фестиваль барышында, махсус жетон ярдәмендә, үзеңә ошаган милли татар халык ашлары өчен тавыш биреп булачак. Тавыш бирү 1-3 һәм 9-10 май көннәрендә Иске Татар бистәсендә үтә. Бу көннәрдә Кабан күле буенда күңел ачу чаралары, балалар өчен интерактив программалар оештырылачак.
Шулай ук фестиваль кысаларында, 1 майда «Туган авылым» күңел ачу комп­лексы җирлегендә «Өчпочмак көне» үтә. Бу көнне биредә дөньядагы иң зур өчпочмак әзерләнәчәк. Теләге булган һәр Казан кунагы һәм шәһәр халкы бу бәйрәмгә кушылып, өчпочмактан авыз итә ала. 9 майда «Туган авылым»да, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, «Кыр кухнясы фестивале» оештырыла.
Фестиваль программасында аш-су әзерләү буенча остаханәләр, дөрес туклану мәсьәләләренә кагылышлы семинарлар да каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading