16+

«Казан-Арена»да урман кистеләр?!

«Казан-Арена» стадионы гаҗәпләндерүен дәвам итә. Әле футбол кыры, әле йөзү мәйданчыгы.

«Казан-Арена»да урман кистеләр?!

«Казан-Арена» стадионы гаҗәпләндерүен дәвам итә. Әле футбол кыры, әле йөзү мәйданчыгы.

Шушы көннәрдә стадионда агач аударучылар арасында өченче «Урман кисүче-2015» Россия чемпионаты үтте. Чараның оештыручылары - Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Центрлесэкспо» һәм «Казан ярминкәсе» җәмгыятьләре.

Ч емпионат вакытында «Казан-Арена» стадионы чыннан да урманга әйләнде дисәң дә була. Чыр­шы, нарат исе, пычкы, трактор тавышы, әллә каян гына шашлык исе килә, районнардан килгән мәйданчыкларда самавыр гөрли, мәтрүшкәле чәй исе борыннарны кытык­лый. Җаен тапканнар, шунда ук төз наратлар да «үсеп» утыра, аларны бар шартына туры китереп кистеләр, аннан соң трактор белән турадылар. Боларның барысын да комиссия карап нәтиҗә чыгарып тора. Ярышлары катгый рәвештә дөнья чемпионаты кагыйдәләре нигезендә үткәрелде. Илкүләм беренчелектә бензомоторлы пычкысы булган агач аударучылар һәм урман әзерләү машинасы операторлары көч сынашты. Алар агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш итеп үлчәп кисү, төгәл итеп кисү, ботаклар кисү, эстафета дисциплиналары буенча ярыштылар.

Минем үзем өчен иң кызыклысы бензопычкы белән агачтан төрле сыннар кисүчеләр булды. Егетләрнең осталыгына хәйран калырсың, ни генә ясамыйлар. Безнең авылда бер абзый, авыл кызларына бәя биреп: «Безнең авыл кызларының буй-сыны матур, ә менә «теге» авыл кызларыныкын пычкы белән генә ясаганнар, ышкы тимәгән», - дия торган иде шаяртып. Тамашаны караганда гел аның сүзләре искә төште. Осталар арасында пычкыны ышкы иткәннәр дә булды. Алар ясаган сыннар шултиклем төгәл, шома килеп чыга. Бу сыннарны киләчәктә Казандагы паркларга урнаштырырлар микән дип уйлаган идем, чишелеш башкача икән. Сыннарны 23-27 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» үткәрә торган бакчачылар күргәзмәсенә куелган иң зур кабакның хуҗасына бирделәр. Бер кешенең бакчасында торганчы, күбрәк халыкны куандырса, әлбәттә, яхшырак булыр иде.

Фоторепортаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading