16+

Казанга сыерлар, сарыклар һәм куяннар килеп тулды

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар 24  декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урындагы мәйданда Кайбыч, Югары Ослан, Балтач, Зәй, Кукмара, Алабуга,  Тәтеш фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә итә. “Казан тегермәне” , “Нармонка” һәм “Майский” агропредприятиеләре дә чыккан.

- Егерме еллап инде куяннар асрыйм. Башта гаилә өчен генә тоткан идем, хәзер озынколакларның саны – 150-200 баш. Казанга ярминкәләргә алтынчы елымны килүем. Ярминкәләрдә авыл халкына да катнашу мөмкинлеге тудырылганы өчен рәхмәт! Артып калган продукцияне акчага әйләндерәбез бит, - ди Югары Ослан районында яшәүче Владимир Раков.

Аның якташы – Түбән Ослан авылыннан Николай Орлов та ярминкәдә катнашуына шат. Ул шәхси хуҗалыгында үстерелгән яшелчәләрне тәкъдим итә. Шифалы чәйләр ясарга зәңгәр мәтрүшкәләре, бала чакларны искә төшереп чемченер өчен башлы көнбагышларына кадәр бар өстәлендә. 
- Кыш буе кәрҗин үрәм. Казанлыларга кәрҗиннәремне дә алып килдем, - ди Николай Орлов.

Халык сагынган ярминкәне. Быел бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчә мулдан. Шунлыктан, кешеләр күбрәк ит, сөт һәм корт балы тирәсендә кайнаша.

Ярминкә бәяләре:
Сыер ите (килограммнарда) - 460-480 сум
Сарык ите - 500-600 сум
Бәрәңге - 18 сум
Кәбестә - 13 сум
Кишер - 23 сум
Суган - 25 сум
Чөгендер - 15 сум
Он - 30 сум
Сөт (литры) - 40 сум
Йомырка (дистәсе) - 70-95 сум
Корт балы (3 литрлы банкада) - 1300-1500 сум

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading