16+

Пассажирлар 8 июльдән янә аптырашта калырмы?

Казанда автобуслар маршрутларына үзгәрешләр кертелде. Бу – 2, 30, 40, 62, 68, 71, 72, 77, 47, 25 һәм 49нчы маршрутлар.

Казанда автобуслар маршрутларына үзгәрешләр кертелде. Бу – 2, 30, 40, 62, 68, 71, 72, 77, 47, 25 һәм 49нчы маршрутлар.

Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә аңлатканча, әлеге үзгәрешләр ташламалы категория гражданнарны йөрткән өчен компенсациянең тулысынча капланмавы, запас частьләргә һәм ягулыкка бәяләрнең артуы, автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар кытлыгы белән бәйле.
– Автобус йөртүчеләр штаты шәһәр буенча 59,9 процентны гына тәшкил итә. Аларның уртача хезмәт хакы 75 мең сум. Эш режимы шактый катлаулы, таләпләр җитди булганлыктан, автобус йөртүчеләр туристлык тармагына һәм такси хезмәтләренә күченә. Казанда штат буенча 2094 автобус йөртүче һәм 1753 кондуктор тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанга ел ахырларына таба газ-мотор ягулыгында эшли торган 157 яңа автобус сатып алыначак, – диде Алексей Сидоров.
Җәмәгать транспорты предприятиеләренә слесарьләр, электрчылар һәм электрончылар да кирәк.
Автобуслар маршрутларында кайбер пассажирларга күченеп утырырга да туры киләчәк. “Шәһри Казан” газетасы журналисты соравына җавап биреп, Алексей Сидоров: ”Күченеп утырган очракта, юлны янә түләп дәвам итәргә кирәк булачак. Билгеле бер вакыт эчендә күченеп утырган очракта, бушлай баруны тәэмин итү мөмкинлеге юк”, – диде. 
“ПАТП-2” муниципаль унитар предприятиесе директоры Альберт Мөхәмәтшин автопаркны яңартудагы ярдәме өчен Казан мэры Илсур Метшинга рәхмәт әйтте.
– Автобус маршрутында кондукторсыз гына электрон түләү тәртибен сынап караган идек. Көнлек керем 30 процентка кимеде. Электрон түләү механизмнарын әле тиешенчә әзерләп бетерү сорала, – диде Альберт Мөхәмәтшин.

Автобуслар маршрутларындагы үзгәрешләр
2нче һәм 30нчы маршрутлар
2нче маршрут “Әмәт” метро станциясе – Привокзальная урамы” ЦУМга кадәр кыскартыла. 30нчы маршрут “Дуслык тыкрыгы – Лагерьная станциясе” Привокзальная урамына кадәр озынайтыла, автобуслар саны арттырыла. Нәтиҗәдә, Юдино юнәлешендә транспорт хезмәте күрсәтү яхшырачак.
40нчы маршрут “Ленин исемендәге мәдәни күңел ачу комплексы – “Ак барс” кафесы
Щербаковка һәм Кадышево бистәләрендә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту максатында, маршрут Ленин исемендәге мәдәни күңел ачу комплексына кадәр кыскартыла. Әлеге комплекстан Гаврилов урамына кадәр 18нче автобуста барып җитеп булачак. Маршрутны көтү вакыты 50 минуттан 30 минутка кала.
62нче маршрут “Яшьлек” метро станциясе – “Салават күпере” торак районы”
“Салават күпере” комплексында яшәүчеләрнең 62нче маршрутка ихтияҗлары зур. Автобусның тизрәк әйләнеп килүен булдыру максатында, маршрут “Яшьлек” метро станциясенә кадәр кыскартыла. “Яшьлек” метро станциясеннән Спортның су төрләре сарае тарафына 18нче һәм 36нчы автобусларда барып була.
63нче маршрут “Яшьлек” метро станциясе – Левченко торак массивы”
Автобус йөртүчеләр җитмәү сәбәпле, 63нче маршрутка автобуслар чыгару саны кимегән, хәрәкәт интервалы 1,5 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин. Левченко бистәсендәге халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту максатында, бу маршрут “Яшьлек” метро станциясенә кадәр кыскартыла. Нәтиҗәдә, хәрәкәт арасы 15 минутка кала. “Яшьлек” метро станциясеннән Комиссар Габишев урамы тарафына һәм кирегә, күчеп утыруларсыз, 46, 18, 33 һәм 45нче автобусларда йөрергә, шулай ук метрода “Имәнлек” (“Дубравная”) станциясенә кадәр барырга була.
68нче маршрут “Иман урамы – “Җиңү проспекты” метро станциясе”
Маршрут Иман урамыннан “Җиңү проспекты” метро станциясенә кадәр кыскартыла. Бу ноктадан тимер юл вокзалына кадәр бер күченеп утыруда 5нче һәм 30нчы автобусларда, 5нче трамвайда барып җитеп була. Хәрәкәт интервалы 22 минуттан 18 минутка кими.
71нче маршрут “5нче шәһәр клиника хастаханәсе – Константиновка торак массивы”
Самосыр зиратына кадәр бару бетерелә, чөнки шул ук юнәлештә хәрәкәтләнә торган 123нче һәм 109с маршрутлары бар. Истәлекле һәм дин йолаларын үтәү көннәрендә зиратка кадәр махсус маршрутлар да куела. Үзгәреш кертелгәннән соң, 71нче маршрутта автобуслар санын арттыру планлаштырыла, көтеп тору интервалы 15 минуттан 10 минутка кала.
72нче маршрут “Г. Камал исемендәге театр – Профилакторий”
Хәзерге вакытта маршрут “Профилакторий” тукталышыннан Вахитов мәйданына кадәр сузылган. Маршрутта яңа соңгы тукталыш “Г. Камал исемендәге театр” була. Интервал 12 минут. Вахитов мәйданына пассажирлар бер күченеп утыруда 3,5, 5а трамвайларында, шулай ук 5,23 һәм 56нчы автобусларда бара ала.
77нче маршрут “Универсиада авылы – Нефтебаза”
Дуслык тыкрыгына таба юнәлештә Ю. Фучик урамында бу маршрутка тагын 6 маршрут алмаш бар. Болар: 18, 30 ,33, 34, 45нче автобуслар һәм 5, 12нче троллейбуслар. Хәрәкәт схемасын киметкән очракта, 77нче маршрутта хәрәкәт интервалы 40 минуттан 21 минутка кала.
47нче маршрут “Батыршин урамы – Универсиада авылы”
 Маршрутка казанлыларның күпсанлы үтенече нигезендә үзгәреш кертелә. Хәзер маршрут барганда һәм кайтканда Декабристлар урамы буенча “Яшьлек” метро станциясе, “Химиклар” мәдәният сарае, “Тандем” сәүдә күңел ачу комплексы, “Энергетика университеты” тукталышлары аша уза. Бу маршрут Декабристлар урамын Н. Назарбаев, Павлюхин урамнары һәм Оренбург тракты белән ялгый.
25нче маршрут “Техническая урамы – Дәрвишләр торак массивы” һәм 49нчы маршрут “Лагерная станциясе – “Вещевой рынок”
Бу ике маршрут та бетерелә, чөнки кабатлаучы маршрутлар бар. 25нче маршрутка алмаш булып 1,43, 91 тора. 49нчы автобус урынына кешеләр 34, 30, 36 һәм 45нче автобус маршрутларыннан куллана ала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading