16+

Йошкар-Ола Федераль Сабантуй кунакларын җыя

Программада күргәзмә-ярминкәләр, татар һәм мари эстрадасы концертлары, ат спорты ярышлары.

Программада күргәзмә-ярминкәләр, татар һәм мари эстрадасы концертлары, ат спорты ярышлары.

5-6 июль көннәрендә Йошкар-Олада 2024 елгы Федераль Сабантуйны билгеләп үтәләр. Бәйрәмгә Россиянең 72 төбәгеннән 500дән артык делегат киләчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. Программада күргәзмә-ярминкәләр, татар һәм мари эстрадасы концертлары, ат спорты ярышлары.

Бүген биредә ат спорты ярышлары үткәреләчәк, анда Идел буеның берничә төбәгеннән спортчылар катнашыр дип көтелә. Шул ук вакытта халык сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе узачак. Марий Эл Республикасы һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак. Кич белән бәйрәм кунаклары өчен «Түгәрәк уен» интерактивы үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading