16+

Петров паркы еракмы, әллә якынмы? (ФОТО)

Парклар һәм скверлар елы шигаре астында Казанда гына да 30 яшел зона төзекләндереләчәк. Казанда матур урыннар шактый, ләкин күпләр шәһәр үзәгендәге Горький паркы, Эрмитаж, Лядской, Ленин бакчалары, Черек күл, федераль университет каршындагы «таба» («сковородка»), Кабан күлләре буйлары, Казанның Меңьеллыгы паркы белән генә чикләнә. Авиатөзелеш районында гаҗәеп матур һәм колачлы «Крылья...

Петров паркы еракмы, әллә якынмы? (ФОТО)

Парклар һәм скверлар елы шигаре астында Казанда гына да 30 яшел зона төзекләндереләчәк. Казанда матур урыннар шактый, ләкин күпләр шәһәр үзәгендәге Горький паркы, Эрмитаж, Лядской, Ленин бакчалары, Черек күл, федераль университет каршындагы «таба» («сковородка»), Кабан күлләре буйлары, Казанның Меңьеллыгы паркы белән генә чикләнә. Авиатөзелеш районында гаҗәеп матур һәм колачлы «Крылья...

Парклар һәм скверлар елы шигаре астында Казанда гына да 30 яшел зона төзекләндереләчәк.
Казанда матур урыннар шактый, ләкин күпләр шәһәр үзәгендәге Горький паркы, Эрмитаж, Лядской, Ленин бакчалары, Черек күл, федераль университет каршындагы «таба» («сковородка»), Кабан күлләре буйлары, Казанның Меңьеллыгы паркы белән генә чикләнә. Авиатөзелеш районында гаҗәеп матур һәм колачлы «Крылья Советов» паркы бар. Дөрес, биредә хәзер төзекләндерү эшләре үткәрелә. Киров районындагы яңартылган Петров паркына барсагыз, ара ераклыгы да, ару-талулар да онытылачак.
Бу парк - тарихи-патриотик. Ул башта 200 ел элек төзелгән Казан казна заводының (дары заводы) кечерәк бер яшел мәйданчыгы гына булган. Заводның йөз еллыгына багышлап, ягъни 1888 елда, биредә Кызыл капка төзелгән. Әлеге архитектура корылмасы - Киров районының визит карточкасы, гомумән, кировлыларның яраткан талисманы. Капкадан кергәч, сугышчан дан мемориалы һәм легендар «Катюша» каршы ала.
Парк 1889-1918 елларда яшәгән шәһәрдәшебез - дары заводы эшчесе Роман Ефимович Петров исемен йөртә. 1918 елда ак чехлар Казанны басып алгач, курку белмәс Роман Петров дары заводы һәм Елга аръягы эшчеләреннән Кызыл Армия­гә ярдәм итү өчен кораллы отряд оештыра. Ләкин отряд тар-мар ителә, сугыш барышында ак чехлар Петровны тотып ала һәм 3 сентябрьдә атып үтерә. Ике көннән соң Кызыл Армия частьлары Казанны азат итә. Чәчәкләргә күмелгән аллеяда Роман Петров хөрмәтенә бюст куелган. Аллея Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә ясалган һәйкәл-­обелиск белән тәмамлана. Киров районында 9 май - Җиңү көненә багышланган бәйрәм-тантана һәрвакыт шушы паркта уза.
Казанда 2013 елда булган Универсиада кысаларында Петров паркы төзекләндерелде, ачык һавада спорт мәйданчыгы ясалды, ул төрле корылмалар белән җиһазландырылды. Нәниләргә дә үсмер малайларның һәм кызларның физик күнегүләр ясаганын кызыгып карап торасы түгел. Аларның үзләренең «уен шәһәрчеге» булды. Балалар баскычлардан менеп, сөзәк таулардан шуып төшеп, таганнарда атынып мәш килә.
- Кызым Әминә белән көн саен спорт корылмаларында күнегүләр эшләргә киләбез. Фонтан да эшли иде, тик хәзер эшләми әле, ватылган, ахрысы. Петров паркын бик яратабыз! - ди Ольга.
Килешәм, шәһәрнең туктау­сыз гөрелтесеннән коткарып тора, тәнгә көч биреп җибәрә бу парк.
Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Әлеге программа кысаларында 143 парк һәм сквер тәртипкә китереләчәк, 75 парк өр-яңадан төзеләчәк, 68ендә капиталь ремонт эшләре уздырылачак. Программаны финанслау өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүленгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading