16+

Төбәкара кардиология-диагностика үзәге

Казанның Карбышев урамында 1999 елда төбәкара кардиология-диагностика үзәгенең (МКДЦ) тәүге бүлекләре эшли башлады. Хәзер ул сәламәтлек саклау шәһәрчегенә әверелде. Әлеге учреждение визуаль медицина өлкәсендә Татарстанда гына түгел, ә күрше-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә яшәүчеләр арасында да хөрмәт яулады. МКДЦ иң камил диагностика, ягъни медицина тикшерүе аппаратлары белән җиһазланган. Болар: эксперт классындагы...

Казанның Карбышев урамында 1999 елда төбәкара кардиология-диагностика үзәгенең (МКДЦ) тәүге бүлекләре эшли башлады. Хәзер ул сәламәтлек саклау шәһәрчегенә әверелде. Әлеге учреждение визуаль медицина өлкәсендә Татарстанда гына түгел, ә күрше-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә яшәүчеләр арасында да хөрмәт яулады. МКДЦ иң камил диагностика, ягъни медицина тикшерүе аппаратлары белән җиһазланган. Болар: эксперт классындагы ультратавыш һәм ангиографик системалар, компьютер һәм магнит-резонанс томографлары, гамма-камералар. Санлы (цифровая) системаларның һәммәсе бербөтен электрон архивка тоташа. Төрле юнәлешләрдәге белгечләр тикшерүләре тупланмасы авыруга төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә. Үзәктә кардиология, неврология, кардиотернәкләндерү, кардио һәм нейрохирургия, абдоминаль һәм кан тамырлары хирургиясе, тернәкләндерү, физиотерапия бүлекләре эшли.
Төбәкара кардиология-диагностика үзәге Казан медицина мәктәбенең йөзләрчә еллык тәҗрибәсенә, традицияләренә һәм халыкара медицина белемнәренә нигезләнеп хезмәт куя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading