16+

Тышы ялтырый, эче калтырый... Казандагы йортлар нигә шундый?

Фасады бик матур күренсә дә, ишегалдына кереп карасаң, чәчләрең үрә торыр. Башкала урамнарыннан йөреп, шуларны барлап чыгарга булдык. Моны аерым бер сәхифә итеп тә эшләргә исәп. Кисәтеп куябыз: аларның эче дә, тышы да ялтырарга бик мөмкин. 

Тышы ялтырый, эче калтырый... Казандагы йортлар нигә шундый?

Фасады бик матур күренсә дә, ишегалдына кереп карасаң, чәчләрең үрә торыр. Башкала урамнарыннан йөреп, шуларны барлап чыгарга булдык. Моны аерым бер сәхифә итеп тә эшләргә исәп. Кисәтеп куябыз: аларның эче дә, тышы да ялтырарга бик мөмкин. 

Иң элек Татарстан Хөкүмәте йортыннан ерак булмаган Карл Маркс урамында булдым. Монда халык күп йөри, матур йортлар да җитәрлек. Дөрес, кайберләренең артына кереп карасаң, шаккатырлык! Әйтик, Ирек мәйданына терәлеп үк торган Карл Маркс, 40А һәм 40Б йортларының ишегалдында чүп-чар оясы диярсең. Әле өстәвенә биналарның арткы өлеше таушалган булып чыкты, гәрчә алды ялт-йолт килеп торса да. Аннан ерак түгел Муса Җәлилнед музей-фатиры бар. Аны янына килеп карасаң, бер дә Герой йортына охшамаган дигән нәтиҗә чыгарырга була. Берәрсе карап тота микән моны?

Тышы ялтырый, эче калтырый дигән сүз Казанның нәкъ үзәгендә булган, халык тарафыннан иң күп йөрелә торган Буман урамына да кагылуы бик сәер инде. Шул урамның 60 һәм 62нче йортлары артына чыгып карагыз әле: алар җимерелергә маташа бугай. Бигрәк коточкыч кыяфәтләре, туристлар нинди бинага кереп, әбәт ашаганнарын белсәме? 

Аннары Декабристлар урамына юл тоттым. Монда 185 һәм 191нче йортлар урамнан караганда үтә дә шәп күренә. Ишегалдына кереп карасаң, ремонт сорыйлар, арткы ягын да матурларга шул инде. 

Шуннан ерак түгел Хәсән Туфан урамы 21, 22нче һәм тагын берничә сары төстә йортлар бар. Анда кеше яши, әмма кыяфәте Советлар Союзы чорындагы баракларны хәтерләтә. Ә бит атаклы космонавт Гагарин исемен йөрткән урамнан караганда күренеш бик матур, анда зур мәһабәт кенә күпфатирлы йорт балкып тора. Хәсән Туфанга шундый биналар өчен оят булыр иде кебек. 


Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading