16+

Зур концерт залы

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, 1996 елда Дәүләт Зур концерт залы барлыкка китерелде. 2000 елда аңа композитор Салих Сәйдәшев исеме бирелде. Баштарак бу урында Казан дәүләт консерваториясенең Актлар залы урнашкан иде. Бина 1967 елда архитектор М.Агишев проекты буенча төзелгән. 1994 елда конструктор В.Абрамов, архитекторлар В.Логинов, Е.Прокофьев сызымнарына таянып, бинага реконструкция үткәрелде....

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, 1996 елда Дәүләт Зур концерт залы барлыкка китерелде. 2000 елда аңа композитор Салих Сәйдәшев исеме бирелде.
Баштарак бу урында Казан дәүләт консерваториясенең Актлар залы урнашкан иде. Бина 1967 елда архитектор М.Агишев проекты буенча төзелгән. 1994 елда конструктор В.Абрамов, архитекторлар В.Логинов, Е.Прокофьев сызымнарына таянып, бинага реконструкция үткәрелде. Шәрык һәм Көнбатыш сәнгать үрнәкләрен кулланып төзекләндерелгән дивар гаҗәеп матур рәвеш алды. Залның акустика сыйфатлары камилләштерелде. Плафон татар милли орнаментлары кулланып бизәлгән. Нәкыш үрнәкләре борынгы Болгар шәһәрендәге Кара палатадан карап ясалган. Тамаша залындагы зур орган Европада иң яхшы музыка коралларыннан санала. Ул 1997 елда Нидерландтан «Flentrop» фирмасыннан кайтартылды. Шунысы да үзенчәлекле - залдагы акустиканы төрле музыкаль чыгышларга көйләп була. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы Казанның музыка тормышының әйдәүче үзәгенә әверелде. Биредә халыкара дәрәҗәдәге коллективлар чыгыш ясый, танылган дирижерларның һәм опера йолдызларының концертлары уза, фестивальләр үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading