8 майда Курган өлкәсенең иң зур татар авылы булган бер мең кешелек Йолдызда (Эчкен) янгын чыгып, тулы бер авылның тулысынча диярлек юкка чыгуы турындагы хәбәр барыбызны да тетрәндерде. 336 йортның 92 се генә исән калган. Шулай ук мәчет белән мәктәп тә утка бирешмәгән. Янгын корбаннары да бар, җиде кеше өйләреннән чыга алмыйча һәлак булган.
Бүген Йолдыз авылы ярдәмебезгә мохтаҗ. Анда яшәүчеләр туган нигезләрен саклап калып, авылны торгызырга уйлый.
– Аллаһы Тәгаләнең иң авыр сынавын лаеклы кичеп, борынгы авылыбызны саклап калырга иде. Татарларыбыз, Татарстаныбыз ярдәме һәм Аллаһның булышлыгы белән бергәләшеп барлык өйләрне торгыза алырбыз дип ышанам, – дип сөйләде авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин матбугат очрашуында.
Әхмәдулла хәзрәт фермер да икән. Аның йорт-җире генә түгел, чәчүлек орлыклары да, складлар, техникалары да янган. Чәчүгә соңрак керешергә уйлый, аңа инде татар эшмәкәре Марат Исламов 30 тонна бодай орлыгы бирергә вәгъдә иткән. Үзе исә авылда кешеләргә эш булсын өчен бәлки берәр эшмәкәр теплица хуҗалыгы яки кош фабрикасы ачар дип өметләнә.
Йолдыз авылына ярдәмне бөтен татарлар җыя. «Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисе урынбасары Алена Ковригина әйтүенчә, фаҗиганең беренче минутларында ук Бөтендөнья татар конгрессы бу хакта хәбәр таратып, ил төбәкләрендә яшәгән барлык татарлар арасында резонанс уяткан. Казан гына түгел, Камчатка, Владивосток, Камчатка, Петербург һәм башка шәһәрләрдән дә ярдәм тәкъдим итеп шалтыратканнар.
– Рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерерлек түгел. Янгын булган күрше авыл халкы да, гомумән бөтен өлкә бу ярдәмне күреп, милләттәшләребезнең ничек итеп булышуларын күрәләр, – ди ул.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белдергәнчә, бер көн ярым эчендә генә дә 2 миллион сумнан артык акча җыелган. Ә конгресс бинасында гуманитар ярдәм җыю оештырылган.
– 10 май көнне республика гына түгел, күрше төбәкләрнең милли һәм дини оешмаларыннан да җыелган 20 тонналы кирәк-яраклар төялгән автофура Эчкенгә озатылды. Без инде хәзер гуманитар ярдәм генә түгел, авылны торгызу мәсьәләсен дә куябыз. Ул авыл сүнмәячәк. Без аны татар халкы белән бергә торгызачакбыз. Хәзер инде төзелеш материалары, инструментлар, эш кораллары туплап җибәрәчәкбез, – диде ул.
Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, янгын турында хәбәр чыкканнан бирле аның телефоны бертуктамый шалтырый.
– Без үзебезне миһербанлы, иманлы милләт вәкилләре булуыбызны күрсәтә алдык. Ярдәм җыела, инде икенче һәм өченче фуралар тулып килә. Аксубай, Мөслим, Кукмарадан ярдәм килде. Биектау эшмәкәрләре ун тонна ярма бирергә әзерләр. Удмуртия эшмәкәре 20 тонна бәрәңге озатачак. Чувашстанның Урмай халкы 133 мең акча күчерде. Шыгырданнар төзелеш материаллары алып барачак. Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән аяк киеме фабрикасы булган эшшмәкәр 500 пар аяк киеме бирәчәк. Мордовиянең татар эшмәкәрләре 400 мең сум акча күчерде. Халыкның документларын рәсмиләштерү өчен компьютер, принтер, сканерлар алдык, – дип сөйләде ул.
Йортларны торгызуга килгәндә, хөкүмәттән ярдәм ала алмаучылары да бар, чөнки алар яшәү урыннары белән башка җирдә теркәлгәннәр яки йортлары дәүләт реестрына кермәгән. Шундый бер гаиләгә Нижневартовск шәһәре эшмәкәрләре өй салып бирергә булган.
– Кемгә салып бирергә дигән сорау тугач, гомер буе мәктәптә белем биргән бер укытучыны сайлаганнар. Аның йорты теркәлмәгән булганга, дәүләттән ярдәм ала алмый. Шуның өчен йорт аңа төзеләчәк, – диде Марс Тукаев.
Янгында зыян күргән Йолдыз авылы татарларына ярдәм җыю өчен махсус счет ачылган. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 299-77-18, 236-51-84, 236-59-16 номерларына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар