16+

Бәрәңге утыртам дип аягын өзгән

Барысы да көтелмәгәндә килеп чыга.  30 апрель көнне Чаллы шәһәрендә яшәүче Илмир Нуретдинов Тукай районындагы Биклән авылына, өйләренә кайта.

Бәрәңге утыртам дип аягын өзгән

Барысы да көтелмәгәндә килеп чыга.  30 апрель көнне Чаллы шәһәрендә яшәүче Илмир Нуретдинов Тукай районындагы Биклән авылына, өйләренә кайта.

Беренче май көнне бөтен туганнары җыелышып бәрәңге утыртырга ниятләгән була. Шуңа туфракны әзерләү өчен мотоблок белән җирне сукаларга керешә.

— Әмма ниндидер мизгелдә уң аягы мотоблок астында кала. Кискечләр (фреза) аны бөтереп ала. Абый үзе мотоблокны сүндерә ала, аның ачыргаланып кычкыруына хатыны чабып килгән, — дип сөйләде безгә Илмир абыйның сеңлесе Диана Садыйкова. — Ашыгыч ярдәм чакырталар, табиблар бик тиз килеп җитә анысы. Рәттән 4 операция кичерде ул. Табиблар ничек тә булса, абыемның аягын саклап калырга тырышты, корсак куышлыгынан зарарланган аякка тиресен күчереп тектеләр. Шуннан соң ул бер ай хастаханәдә дәваланды. Әмма хәле начарланганнан-начарлана, аягы чери башлады. Шуңа табилар гангрена башлануы мөмкин, гомерен саклап калу өчен аягын кисәргә, дигән нәтиҗәгә килделәр. 

Илмир абый Нуретдинов әле дә Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ята. Үзе белән ни булганын ахыргача аңлап бетерә алмый. Аңына килгәч, елый, борчыла башлый икән. 

— Бу сынау миңа нәрсәгә, нинди гөнаһ кылдым икән, дигән фәлсәфәгә бирелгән чаклары да аз түгел. Әмма алга карап яшәргә кирәк. Без инде аңа инвалидлык рәсмиләштерә башладык,  Россиядә җитештерелгән аяк протезы тиешле икән. Ул бушлай булачак, бер ел көтәргә кирәк. Ләкин әлеге протез шактый уңайсыз, җайсыз, диләр. Без шундый хәлгә юлыккан кешеләр белән аралаштык һәм алар барысы да япон яки Германия җитештергән бионик протез сатып алырга киңәш итә. Уртача алганда, аларның бәясе 2,1 млн. Әлбәттә, без үз көчебезгә дә өметләнәбез. Кайбер милек сатылачак. Әмма бөтен сумманы үзебез генә дә җыеп бетерә алмаячакбыз. Шуңа күрә ярдәм сорап битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Теләсә нинди суммага рәхмәтле булачакбыз һәм һичшиксез хисап бирәчәкбез, — ди үтенеп Диана.

Илмир абый моңарчы Чаллыда сантехник булып эшләгән. Диана әйтүенчә, аның абыйсы алтын куллы. Эшләмәгән һәм белмәгән эше юк. Чаллыда да күпләр белә икән аны. Илмир абый 2016 елда Чиләбедә „Иң яхшы сантехник“ бөтенроссия конкурсында Татарстан данын яклап чыгыш ясаган. Ә хәзер менә әлеге алтын куллы ир үзе үк ярдәмгә мохтаҗ. 

Чаллы социаль челтәрләрендә 54 яшьлек Илмир Нуретдиновка протез алу өчен акча җыю турында игълан таратылган инде. Илмир Нуретдиновка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен акчаны Сбербанк яки ВТБ карталарына күчереп була, алар Диананың телефон номерына беркетелгән: +79174249956.



Фотолар: шәхси архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading