Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, хәзерге вакытта алда торган сайлау кампанияләренә актив әзерлек бара. Агымдагы елның сентябрендә республика Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең 7,5 меңнән артык депутатын сайлаулар булачак. «Узган атнада профильле комитет тарафыннан сайлауларны билгеләү турында карар проекты әзерләнде, аны парламент утырышында карарбыз", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Әлбәттә, Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны билгеләү мәсьәләсе алдагы парламент утырышында төп мәсьәлә булачак. "Бу елның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисенең вәкаләтләре чоры тәмамлана, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. – "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе була. Сайлау законнары таләпләре нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш». Нәкъ менә шуңа күрә әлеге мәсьәлә унынчы утырышның көн тәртибенә кертелә.
Моннан тыш, алдагы утырышта беренче укылышта 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты каралачак. 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына ТР медицина иминияте, җирле үзидарә, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, Иҗтимагый палата турында һәм башка законнарга үзгәрешләр кертелә.
Республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү максатында, кайбер республика законнарына салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен салым ташламаларын озайтуны күздә тота торган үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.
Унынчы утырышта депутатларга шулай ук республика Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүматы тәкъдим ителәчәк.
Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеге турында»гы мәгълүматы тыңланачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясаячак.
Комментарийлар