Чаллы янында 17 яшьлек кыз "КамАЗ" машинасы тәгәрмәчләре астында калып һәлак булган.
Скопировать ссылку
Чаллы янында 17 яшьлек кыз "КамАЗ" машинасы тәгәрмәчләре астында калып һәлак булган.
10 июньдә, 16.30 сәгатьтә Татарстанның Тукай районы Яңа бистәсендә коточкыч фаҗига килеп чыккан. 17 яшьлек Дарья ат белән йөреп керергә чыгып китә, атка колыны да иярә.
Кыз авылга кайткан саен яраткан атына атланып авыл урамнарын әйләнеп керергә яраткан. Ни өчендер, бу юлы Дарьяның аты олы юлга килеп чыккан. Нәкъ шул вакытта трассада КамАЗ пәйда була. Колын куркып, юлдан читкә таба йөгерә, моны күргән ат та тае артыннан ыргыла. Дарья ат өстеннән юлга егылып төшә һәм йөк машинасы тәгәрмәче астында калып һәлак була.
Комментарийлар