Питрәч районы 4 апрельдә тагын бер батыр улы белән бәхилләште. Гомерен хокук саклауга багышланган, соңгы сулышына кадәр хәрби антына тугры калган бөркеттәй ир-егетләребезнең берсе – штурм дивизиясендә хезмәт иткән 42 яшьлек полиция майоры Гомәр Шакировны Иске Шигали авылында җирләделәр.
“Килер бер көн...”
Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбине – полиция майорын соңгы юлга озатырга, гаиләсе һәм якыннарының кайгыларын уртаклашырга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Гомәрнең күпсанлы хезмәттәшләре, хәтта аны аз белгән кешеләр дә килгән иде.
Гомәрнең тормыш юлы – үзе бер сынаулар сукмагы. Төркмәнстанда әти-әнисе белән хәрби шәһәрчектә яшәгәндә, чуалышлар башлана. 1990 еллар азагы була бу. Шатлык-куанычлар белән гөрләп торган йортларын калдырып әтиләре Исламның туган ягы Буага башта кече улы белән әниләре Гөлнур кайтып китә, 2000 елда алар янына Гомәр дә кайтып урнаша.
Уртанчы энесе Рөстәм әтисе белән биредә яшәп кала. Әмма алар да соңрак Буага кайтып төпләнә.
Барысын да яңабаштан, яңа көч белән башларга туры килә Шакировлар гаиләсенә. Олылары Гомәр Буа ветеринария академиясенең фельдшерлык бүлеген тәмамлый. Шуннан соң армиягә чакырыла. Чечняга билгелиләр 19 яшьлек егетне.
– Кайнар ноктада хезмәт итүе җиңел булмаса да, бик кызыклы иде, дип сөйли иде абыем, – ди энесе Рөстәм. – Менә шунда кирәкле психологик һәм физик чыныгу алды ул. Хатирәләре дә төрлечә: яхшы яклары да (сугышта югалтуларсыз, җиңеп чыккандагы шатланулар), авыр минутлары да (сугышта иптәшләремне югалтулар) булгалый, дип искә ала иде.
Ә армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Гомәр киләчәген хокук саклау органнары белән бәйләргә була – юл автоинспекциясенә эшкә керә. Аннан кинолог, оператив хезмәткәр, участок уполномоченные булып эшли.
– Полициядә эшләгәндә берничә тапкыр үзе теләп Чечняга командировкага китте, – дип искә ала Рөстәм. – Шуннан башка яши алмады ул, аңа вакыйганың үзәгендә кайнарга кирәк иде. Боерыктан боерыкка яшәү хокук саклау системасында эшләгән кешенең тормыш девизыдыр инде, мөгаен. Әйткәннәр икән, димәк, ул аны башкарырга тиеш. 2000 елларда полиция хезмәткәрләре аз акчага эшләде һәм бу хәлгә Гомәр хурлана иде. Мин аны: “Килер бер көн, син гаиләбезнең алтын баганасы булырсың”, – дип юата идем. Үзенең эчкерсезлеге, киң күңеллелеге белән бөтен кеше күңелен яулап алды ул. Дәрбишләр бистәсендә участковый Гомәр Шакировны белмәгән кеше булмагандыр. Хәтта ялларда да телефонын сүндереп куймады. “Син кешечә ял итә дә белмисең бит”, – дип гел әрли идем үзен.
Авырлыкларга карап тормыйм. Иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итү, дип әйтергә яраткан Гомәр ял һәм тынгысыз хезмәт турында сүз кузгатучыларга.
– Өйдәге тавыш-гауганы хәл иткәндә психолог кебек иде ул. Җинаятьләрне ачу да алар өстендә. Бер карыйсың ул засадада утыра. Аның янына эшенә барганым да булды. Участковыйларның кабул итү көннәре бар. Кеше агыла аның янына. Матур итеп сөйли белүе белән күпләрне тыңлата ала иде ул, – ди энесе.
2012 елда җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән Гомәрнең әтисе йөрәк авыруы белән гүр иясе була. Шуңа бөтен авырлык өч егет өстенә төшә. Сынау арты сынау. Өч бөркет һәрчак әниләренең таянычы, куанычы була.
“Китәчәге бәхәссез иде”
2022 елның августында Гомәр полициядән пенсиягә чыга. Гаиләсе белән Питрәчнең Иске Шигали авылында йорт алалалар.
– Озак көттермичә абыема да повестка килгән. Аның китәчәге бәхәссез иде. Хатыны да килеште аның бу адымы белән, – ди энесе Рөстәм. – Шуннан соң аларны махсус частькә алып киттеләр. Бөтен кирәкле әйберне сатып алдым: сәгать, рация, махсус киемнәр... Өйрәнүләр вакытында ике көннең берендә аның янына чаптым, без бер-беребез өчен терәк-таяныч та, дус-иптәш тә булдык. Декабрь ахырында Гомәр Донецкига китеп барды. Хәтта китүен дә, беркемгә белгертмәгән ул. Шулай миңа җиңелрәк, дия иде. Аңлавымча, камалышта калган вакытта Гомәрнең яу кырыннан чыгып котылу җае булган. Әмма бертуктаусыз ут астында калган яралы хәрбиләрне ташлап китәргә теләмәгән. Әлегә аның белән бергә булган иптәшләрен күреп-сөйләшү насыйп булмады, югыйсә, абыемның соңгы минутлары хакында шундый беләсем килә. Әлегә алар бу хакта дәшми. Аны соңгы юлга озатырга килгән бик күпләр, аңа гомеребез белән бурычлыбыз, дип сөйләде.
“Эшлисе килгән иде...”
Артык тыйнаклыгы өчен гашыйк булганмындыр аңа, ди Гомәр Шакировның тормыш иптәше Гүзәл.
– 2007 елда таныштык без. Беренче очрашуда оялды, кызарды. Миңа – 24, аңа 26 яшь иде. Сүз таба алмый интектек...
Ул вакытта Гомәр Вахитов районы эчке эшләр бүлегендә оператив хезмәткәр булып эшли. Озак та үтми, гашыйклар гаилә корып җибәрә. Гомәрнең әнисе Гүзәлне үз кызы кебек кабул итә.
– Өйләнешкән елны лифтеркада яшәдек, – дип искә ала Гомәрнең тормыш иптәше. – Аны бер бүлмә итеп әмәләгәннәр иде. Кысан, уңайлыклары юк. Ике елдан соң улыбыз Әмир туды. Монда яшәп булмас дип, бер бүлмәле фатир арендалап яши башладык. Ул елларда Гомәрнең хезмәт хакы кечкенә, мин Әмир белән декретта утырам. Хезмәт хакысының яртысын ирем фатир өчен түли. Калганына азык-төлек алып куябыз да, яшәргә атнасына 500 сум акча кала. Аның көне-төне эштә булуына да күнегәсең икән, мин бала белән әвәрә киләм. 2015 елның маенда Җиңү Проспекты урамында полиция хезмәткәрләре өчен махсус төзелгән йорттан фатир бирделәр. Монда яшәгәндә Асиля исемле кызыбыз туды. Ирем Дәрбишләр бистәсендә участок уполномоченные булып эшләде. Аннан соң аны Восход полиция бүлегенә күчерделәр, Пенсия вакыты якынлашты, мин аңа әллә каласыңмы дип тә әйтеп карадым. Әмма ул арыган иде. Эшеннән дә түгел, ә кайбер гаделсезлекләр белән килешә алмады ул. Курку белмәс, туры сүзле, принципиаль булуы да бәлки кемгәдер комачау иткәндер. Майор дәрәҗәсенә иреште, бик тә хезмәтен дәвам итәсе килгән иде. Әмма китәргә булды. Лаеклы ялга киткәнче, Питрәч районы Иске Шигали авылыннан матур йорт алып калдык. Чөнки яшәгән фатирыбыз вакытлыча яшәп тору өчен генә бирелгән иде. Кырып-себереп акча юнәтеп, кредитлар алып яңа йортлы булдык без.
“Башыма да кереп карамады”
Йортлары янында янкорма төзергә, койма тотарга йорт эчендәге бик күп эшләрне тәмамларга, балалар үстерергә, картлык көндә әнисен карарга… Менә шундый хыяллар белән яши Гомәр.
– Полициядән киткәч тә, бер оешмага эшкә урнашырга йөрде ул, – дип сөйләвен дәвам итә Гүзәл. – Әмма анда бик озак көтәсе диделәр. Бер сәгатен дә эшсез утыра алмаган ир-ететкә бу авыр булды. Төшенкелеккә бирелде. Әнә шуңа хәрби комиссариаттан повестка килгәч, бармыйм, дип карышып тормады. 27 октябрьдә өйдән чыгып китте ул. Кайнар нокталарга элек тә командировкага баргалый иде, ниндидер куркыныч сагалыйдыр, дигән уй башыма да кереп карамады бит.
Полигонда яшәгәндә Гомәр бик каты чирләп ала, ике яклы пневмония диагнозы куела. Әмма озак дәвалана алмый. 27 декабрьдә өченче эшелон белән, төнлә егетләрне Донецк юнәлешенә алып китәләр.
– Элемтәдә тордык, күбесенчә смс яза иде. Аның сүзләренә караганда аларны баштарак Донецкидан ерак түгел бер җирлеккә алып килгәннәр. Соңгы тапкыр без аның белән 31 гыйнвар көнне сөйләшеп алдык. Казанда вакытта аны минометчылар бригадасы командиры итеп билгеләгәннәр иде. Анда да егетләре белән бергә яуга кергән ул. Әмма соңрак командованиедән бер боерык кергәч, минометчылар бригадасын үзгәртеп аларны штурм бригадасы составына керткәннәр. Моңарчы башка төр хезмәт үтәгән егетләрне бер әзерлексез 5-6 февральдә штурмга, сугыш кырына кертеп җибәргәннәр.
“Ике ай өметтә яшәдек”
Ике кешегә бер граната, ничә чакрымны алар кар өстеннән шуышып барган, бертуктаусыз артиллерия уты яуган. Ун кешедән ике кеше исән калган. Берсе госпитальдә, икенчесе әле дә хезмәт итә икән.
– Хәтта аның позывноен да белмәдем, Эше турында сорашканны яратмаганга инде бу. Җибәргән фотоларын зурайтып карасак, “Абу” дигән позывной алган булган. Чөнки хәрбиләр арасында шул кушаматлар белән генә эзләтеп була. Ике атна үтеп тә, Гомәр элемтәгә чыкмагач, 9 февральдә мин чаң суктым. Төрле кешеләр аша бер хәрбигә чыктык, ул Гомәрнең миномет бригадасында хезмәт иткән икән. Иремнең яралыларга ярдәм итәм дип үзенең дә алар янында калуын сөйләде ул. Иптәшләрен ташлап калдыра алмыйча, соңгы сулышына кадәр бергә булган алар. Аның исәнме, юкмы икәнлеген белү өчен Оборона, Эчке Эшләр министрлыгы аша эзләттердек. Ике ай өметтә яшәдек. Жетоны үзе белән булган шуның аша гына аны таный алганнар. 27 мартта Гомәрне тапканнар. Ул көнне минем өчен дөнья караңгыланды. Үлгән артыннан үлеп булмавын да беләм, уйламаска тырышам. Тик еламыйча калган көн юк. Иремнең үлеменә ышанасым килми. Юкса табутта ул икәнлегенә инандык. Эшкә генә киткәндер, хәзер кайтып керер кебек, – дип үкси Гүзәл.
Түз генә… Иң авыры, иң ачысы – бала хәсрәте, беркемгә дә күрсәтмәсен! Үзең тудырып үстергән балаларыңны салкын гүргә, җир куенына салу бик авыр хәл.
Гөлнур апа да олыгайган көнендә бала үлеменең ачы хәсрәтен күрермен дип уйламагандыр. Тормышы рәтләнеп, картлык көнендә тынычлап яшәрмен дигәндә генә улы Гомәрнең яу кырында һәлак булуы турындагы кәгазь кисәген тоттыралар анага. Шуннан бирле үз эченә бикләнә ул. Безнең белән дә аралаша алмады. Ике ай өметтә яшәгән ананың күзендә яшь кипкән.
Туганнары, якыннары сөйләгәннәр Гомәрнең якты рухына дога булып барып ирешсен, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Комментарийлар
0
0
Газиз энилэребезгэ бары сабырлык кына телисе килэ.... Боркэттэй ир-атларыбыз,яшьли эрэм булалар...
0
0