16+

Бер авариядә өч кеше үлгән. Кунактан кайтып барышлары булган...

Әтнә районының Олы Мәңгәр авылына узган төнгә каршы авыр кайгы ябырылды.

Бер авариядә өч кеше үлгән. Кунактан кайтып барышлары булган...

Әтнә районының Олы Мәңгәр авылына узган төнгә каршы авыр кайгы ябырылды.

Әтнә ягыннан Арчага таба, Фирдания ханымның туган авылына - Куәмгә кунакка барган җирдән, 68 яшьлек Мөбәрәк абый белән 67 яшьлек Фирдания апа Гариповлар, 5 яшьлек оныклары Аяз белән юл һаләкәтенә юлыккан.

Караңгыда, күрмичә, алдан барган печән төягән трактор арбасы астына барып кергәннәр. "Лада" машинасы белән идарә иткән гаилә башлыгының башы нык имгәнгән... Күрәчәкләренә каршыдырмы, 19 яшьлек авылдашлары ияләгән тракторның арткы утлары да янмаган булган, диләр. 

Фирдания апа озак еллар авылда башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куйган мөхтәрәм остаз, Мөбәрәк абый да бик тырыш кеше - тракторда эшләгән. Ә Аяз, әти-әнисе Булат белән Зәринәнең бердәнбер баласы.

7-8 баш мөгезле эре терлек, атлар асрап яшәгән гаиләнең төп нигездә үргән бәхетләре кителгән.

Әлеге мәлдә янәшә казылган каберләргә күмеләсе мәетләрнең Казаннан кайтарып җиткерүләрен көткән Олы Мәңгәр авылы халкының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Юлларда берүк сак булыйк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading