16+

Өч телле “Әнвәр Әлифбасы” 

Рәссам Әнвәр Сәйфетдинов татар, рус һәм инглиз телләрендә “Әлифба” чыгарган. Китап “Әнвәр Әлифбасы” дип атала.  

Өч телле “Әнвәр Әлифбасы” 

Рәссам Әнвәр Сәйфетдинов татар, рус һәм инглиз телләрендә “Әлифба” чыгарган. Китап “Әнвәр Әлифбасы” дип атала.  

“Мин бу идея белән 30 ел яшәдем. Рәссам буларак, “Әлифба”ны рәсемнәрдә күрсәтергә булдым. Аның балалар өчен дә, өлкәннәр дә өчен дә кызыклы булуын теләдем. Шул ук вакытта читтән килүчеләргә дә китап татар фольклоры белән танышу чыганагы булырга тиеш иде. “Әлифба” - халык авыз иҗатының нәфис бизәкләре һәм сурәтләре белән сугарылган шатлыклы да, серле дә Туган җир, Ватан ул”, - ди рәссам.

Башта “Әлифба”ны Мәрҗани фонды нәшер иткән. Ләкин Әнвәр әфәндегә фонд тәкъдим иткән китапның эчтәлеге ошамаган. “Фонд минем китап белән Президент медаленә дә лаек булды. Тик алар минем идеяне җиренә җиткермәде. Мин һәр хәрефкә кызыклы сүз, аның аңлатмасын, шунда ук мәгънәле әйтем язарга теләгән идем”, - ди автор. Шуннан соң ул китапны үз хисабына үзе теләгәнчә нәшер итәргә булган. 

“Китапны татар теленә Гакыйлә Нуртдинова тәрҗемә итте. Ә инглиз теленә тәрҗемәче табу кыенрак булды. Америкада бер ел яшәгән кеше буларак, мин тәрҗемәнең нинди булырга тиеш икәнен яхшы чамаладым. Безнең телдәге мәзәкләр чит ил халкына да аңлаешлы булырга тиеш иде. Нәтиҗәдә мин Яңа Зеландиядә яшәүче танышыма мөрәҗәгать иттем. Ул китапны мин теләгәнчә тәрҗемә итеп бирде”, - ди Әнвәр Сәйфетдинов.

Китап “А” хәрефе белән башлана. “А” хәрефенә автор “аждаһа” сүзен тәкъдим иткән. Бу сүз турында ул “Һәркемгә үз аждаһасы кадерле” дигән әйтем язган. Һәм астарак аждаһа турында риваять бәян ителгән. Шушы ук текст рус һәм инглиз телләрендә бирелгән. Билгеле, китап төсле рәсемнәргә дә бай. Анда шулай ук Әнвәр Сәйфетдинов турында да мәгълүмат бар.

Гомумән, “Әлифба”да хәрефләргә үзенчәлекле сүзләр китерелгән. Әйтик, “Җ” - җен, “Ә” - әйлән-бәйлән, “И” - итекче, “З” - Зөһрә, “Ө” - өрәк, “С” - Сабан туе, “К” - көрәш, “Ъ” - алъяпкыч, “Ш” - шүрәле, “Э” - эрләүче һәм башкалар. “Китап язу дәверендә гел шушы сүзләрне уйлап йөрдем. Кая барсам да, әңгәмә темасы - “Әлифба” иде”, - ди Әнвәр әфәнде.

“Әлифба” китабы 1 мең данә нәшер ителгән. Бер китапның бәясе – 1 мең сум.

Китап өстендә эшләүчеләр: Әнвәр Сәйфетдинов, Светлана Шәвәлиева, Гакыйлә Нуртдинова, Инна Крумм, Динара Батрын, Наталья Сосновская, Кристин Урбаник, Олег Маковский, Эдуард Әхмәдиев, Сергей Рухов, Галия Мөхәммәтҗанова, Ольга Архипова. 

Белешмә: 

Әнвәр Сәйфетдинов 1963 елның 15 июнендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесында, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында белем алган. 1991-1993 елларда АКШта яшәгән. 1994 елда ТР Рәссамнәр берлегенә кабул ителгән. 1996 елда Татарстанның Зур концерт залы түшәменә рәсем төшергән. Шул ук елны Россия Президенты Б.Н.Ельцинның Мактау грамотасы, 2009 елда ТР Мәдәният министрлыгының “Сәнгатьтәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә рәссам Татарстанда яши һәм эшли. Күргәзмә эшчәнлегендә актив катнаша.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading