16+

Рифат Фәттахов: "Яшьләр үзешчәннәр белән бер сәхнәдә җырларга гарьләнә"

Р.Ваһапов фонды тамашачыларга берничә проект әзерли. Аларның һәркайсы уникаль һәм кабатланмас. Җырчы Рәнис Габбазов әйтмешли, Ваһапов фонды һәрвакыт әһәмиятле проектлар башкара, берсенең дә урынсыз булганы юк әле. 

Рифат Фәттахов: "Яшьләр үзешчәннәр белән бер сәхнәдә җырларга гарьләнә"

Р.Ваһапов фонды тамашачыларга берничә проект әзерли. Аларның һәркайсы уникаль һәм кабатланмас. Җырчы Рәнис Габбазов әйтмешли, Ваһапов фонды һәрвакыт әһәмиятле проектлар башкара, берсенең дә урынсыз булганы юк әле. 

"Бәхәсләшеп бетәбез"

Беренчедән, 5 март көнне Казанда “Яңа татар җыры” конкурсының гала-концерты узачак. “Конкурс быел икенче тапкыр үткәрелә. Аның максаты – татар эстрадасын яңа һәм сыйфатлы репертуар белән баету. Сүз дә юк, проблеманы бер-ике елда гына хәл итү мөмкин түгел. Телибезме, юкмы – репертуар мәсьәләсе иң зур проблемаларның берсе булып кала. Конкурс әлеге вәзгыятьнең шактый катлаулы икәнен кабат исбатлады”, - ди Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.

Узган ел конкурста 349 җыр катнашса, быел 242 җыр кабул ителгән. Оештыручылар әйтүенчә, катнашучылар саны 100гә кимрәк булуына карамастан, быел җырларның сыйфаты яхшырак дип бәяләнә. “Саннан сыйфатка күчү дигән матур күренеш башланды. Быелгы җиңүчеләр инде билгеле, алар 20ләп”, - ди Фәттахов.

Шунысы кызык, узган ел катнашкан кайбер авторлар Ваһапов фондын тәнкыйтьләп интервью биргән. Һәм шуңа да карамастан, быелгы конкурста да актив катнашканнар. “Шулкадәр рухланып, тырышып әзерләнгәннәр ки, быел алар җиңүчеләр арасында бар. Һәм, киресенчә, узган ел зур уңыш күрсәткән кайбер авторлар быел йомшаграк әзерләнгән”, - ди Рифат әфәнде. Йомшак дигәндә, җырның сүзе, көе, аранжировкасы һәм башкаручысы турында сүз бара. 

“Яңа татар җыры” конкурсының жюри рәисе, Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар Советы рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әйтүенчә, конкурска килгән һәр җырны Рифат Әхмәтович шундук Разил Вәлиевка юллый икән. “Җырны тыңлаганда, төрле фикерләр туа, үзара тәмам бәхәсләшеп бетәбез”, - ди ул. Конкурска килгәндә, Разил Вәлиев җырлар хәзинәсен яңа җырлар белән баетырга кирәк дигән фикердә.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова кайбер яшьләрнең үз телендә җырлавыннан кыенсынуы турында әйтте. “Безнең моңны алар борынгы, артта калган дип уйлый. Әйе, безнең моң – бик катлаулы, тирән. Һәм моны күрсәтү өчен төрле юнәлештәге фестивальләр булырга тиеш. Яшьләр моң төшенчәсен үз стилендә тәкъдим итсен, төрле форматта җырласын, җырны такмак рәвешендә башкарсын. Хәзер замана бөтенләй башка, хәтта шагыйрьләрнең дә теле икенче. Иң мөһиме – халкыбызның моң аһәңе саклансын”, - ди Зәйнәб Фәрхетдинова. 

Быелгы гала-концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Илһам Вәлиев, Ильмира Нәгыймова, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Насыйбуллин, “Фәридә-Алсу”, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Артур Исламов һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

"Үзебезгә бәя түбәнрәк"

Икенчедән, 28 март көнне Казанда “Халык җәүһәрләре” исемле өр-яңа концерт узачак. Халык арасында Гөлнәзирә Талипова, Миргаяз Шәрәфиев, Рисәнә Мостафина, Равил Гәрәев, Илмира Заһидуллина кебек талантлы үзешчән башкаручылар бар. Ваһапов фонды әнә шундый осталарны бер сәхнәгә җыярга ниятләгән.

Әле проектның бер ягы бар: биредә катнашырга теләүче яшьләр аз икән. “Яшьләр үзләрен йолдыз дип саный. Бер-ике җырлаган башкаручылар үзешчәннәр белән бер сәхнәдә җырларга гарьләнә. Кызганыч күренеш. Алга таба әлеге проектны этномәдәни фестиваль итеп үткәрергә телибез”, - ди Рифат Фәттахов. 

Бу уңайдан концертның сценарий авторы Динә Латыйпова да үз фикерен җиткерде: “Чынлап та, йолдызларның бу проектта катнашасы килми. Йолдыз бит атыла да сүнә. Ә җәүһәрләр, асылташлар беркайчан да югалмый. Соңгы арада “үзешчән” дигән сүз аз кулланыла башлады. Алар үҗәт булмаганга, оялчан һәм тыйнак булганга арттарак калдылар. Без дә үзешчәннәр турында бераз оныттык. Ләкин асылташ булгач, һич кенә дә югалмадылар, яңадан балкып чыктылар”.

Мамадышта яшәүче Гөлнәзирә Талипова да зур сәхнәгә чыгарга әрсезлек җитмәү комачаулады, ди. “Мөмкинлекләрем булса да, гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләсәм дә, чәчрәп чыга белмәдем. Үзебезгә карата бәя түбәнрәк булган. Хәмдүнә Тимергалиева да: “Үз бәяңне аңлап бетермисең син”, - дигән иде миңа”, - ди Гөлнәзирә Талипова.

Шуны да әйтергә кирәк, Ваһапов фонды “Халык җәүһәрләре” проекты уңаеннан инстаграмда онлайн конкурс башлап җибәрде. Катнашырга теләүчеләр инстаграмга видео урнаштырып, Ваһапов фондын билгеләргә тиеш. Алар арасыннан ике җиңүче билгеләнәчәк: берсен - Ваһапов фонды, икенчесен тамашачы сайлаячак. Ике җиңүче дә “Халык җәүһәрләре” концертында катнашыр дип көтелә.

Өч буын - бер сәхнәдә

Өченчедән, узган ел Казанда өч буынны берләштерүче “Йолдызлар сәламе” концерты үткәрелде. Хәзер аны башка шәһәрләрдә дә кую планлаштырыла. Әйтик, март аенда концерт Мәскәүдә һәм апрельдә Уфада узачак.

Билгеле булганча, проектның авторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин. Проект моннан 20 ел элек барлыкка килде. Һәм менә ике дистә елдан соң, ул Р.Ваһапов фонды ярдәме белән кабат сәхнәгә кайтты. “Дәрьялар”, “Диңгез-елгалар”, “Чишмәләр” - өч бүлектән торган концерт ике тәнәфес белән уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading