16+

«Шәл бәйләдем» тиздән иң популяр җыр булачак

Татар мамык шәле тамырларына кайтты. Дөрес, әлегә коллекция буларак кына. Якын киләчәктә «Ырынбур шәлләре» филиалы Казанда ачылачак. Бу хакта «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган «Татар мамык шәле» коллекциясен тәкъдир итү кичәсендә шушы брендны булдырган Әбсәләмовлар гаиләсе хәбәр итте.

«Шәл бәйләдем» тиздән иң популяр җыр булачак

Татар мамык шәле тамырларына кайтты. Дөрес, әлегә коллекция буларак кына. Якын киләчәктә «Ырынбур шәлләре» филиалы Казанда ачылачак. Бу хакта «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган «Татар мамык шәле» коллекциясен тәкъдир итү кичәсендә шушы брендны булдырган Әбсәләмовлар гаиләсе хәбәр итте.

Тарихка күз салсак...
1743-1746 елларда Оренбург өлкәсен Казахстан белән дуслаштыру, анда сәүдә итү юлларын ачу өчен, патшабикә Елизавета 1 Татарстаннан татар сәүдәгәрләренең Казахстан ягына баруны үтенгән. Безнең Саба, Кукмара, Балык бистәсендәге милләттәшләребез шул якларга күченеп киткән. Хатын-кызлар шәл бәйләү белән шөгыльләнә башлаган. Тора-бара мамык шәл бик зур популярлык алган.

Балалар да мамык эчендә үсте
Шушы һөнәр белән данлыклы Әбсәләмовлар гаиләсе исә, татар мамык шәлен бөтен дөньяга таныткан. Дүртенче буын Фаил Әбсәләмов шәл бәйләүчеләр нәселеннән булган Альбина белән гаилә коралар. Һәм шушы кәсепкә бөтен барлыкларын багышлыйлар. 23 ел дәвамында үзләре кәҗә асраудан башлап, 3 меңнән артык тарихи алымнарны саклап, заманча бизәкле продукция җитештерүгә ирешәләр. «Бу – гаиләбез эше. Өч балабыз да шушы мамык эчендә үсте. Зур улыбыз Тимур кечкенәдән әтисенә булышты. Югары белем алгач, баш технолог булып эшли башлады. Хәзер хатыны да – безнең зур ярдәмчебез. Уртанчы улыбыз Динислам Санкт-Петербургта укый. Ул – да таянычыбыз. Кызыбыз Азалия 6 яшьтән бәйли. Шушы яшенә инде 5 шәл бәйләде. Кулы һөнәрле булганга сөенәбез», – диде Альбина ханым. Хатын-кыз аркаланырга көчле ир-ат булса гына уңышка ирешә. Фаил Әбсәләмов җилкәсендә бу зур нәсел бизнесының 80% өлеше. Күптәнге хыялын тормышка ашырып, ул 2000нән артык мамык бирә торган токымлы кәҗә алган. Юкка гына, кәҗә мамыгы – йомшак алтын, димәгән халкыбыз. «Оренбург шәлләре кәҗәләре дә монда үстерелгәндә генә Оренбургныкы була ала», – ди Әбсәләмовлар.

Татар халкы – һөнәрле халык
Тыйнак кына Әбсәләмовлар гаиләсе татарларның зур бер юнәлешен яңадан халыкка кайтару белән беррәттән, башка өлкәләрдә дә бәяләп бетергесез эш башкара. Мамык шәлне бөтен дөньяда танытып, алар күпсанлы җиңүләргә, югары дәрәҗәләргә лаек булган. Икесе дә төбәктә татар халкын үстерү, гореф-гадәтләрне торгызу өчен тырыша, төрле чаралар оештыра. Мәктәпләрдә шәл бәйләү түгәрәкләре дә алар ярдәме белән булдырыла. Өлкәдәге бөтен шәлчеләрне бергә җыеп, төрле чаралар да уздыра. Оренбургта шәл музей-кибете дә бөтен көченә эшли. Икътисади кризис шартларында да, алар зур югалтуларсыз эшләвен дәвам итә.

Мамык шәлдә – күңел җылысы

Мамык шәл дигәч, күз алдына ак яулыклы әбиләребез килеп баса. Алар аны кунакка барганда гына саклап кия. «Минем төсем булыр, җылымны тоеп яшәрсең, саклап тот», – дип кызына яки килененә тапшыра. Кыз бала да кияүгә чыкканда, кайнанасының иңенә ак шәл яба. Яшь әни дә баласын шул мамык шәлгә төреп үстерә. «Татар хатын-кызлары тормышында мамык шәл бик мөһим роль уйный. Киләчәктә шушы юнәлештә фестиваль оештырып, татар мамык шәлләре бәйли башлаячакбыз. Иң осталарын Әбсәләмовлар гаиләсе эшкә алырга да әзер. Мамык шәл – ул безнең яшәеш. Балаларга бармак белән эшләү техникасын өйрәтүдән башлап, өйдә торучы хатын-кызларыбызны эшле итәчәкбез. Ул әле дәвалау үзлекләренә дә ия. Башланган эш дәвамлы булып, мамык шәл татар гаиләсендә үз урынын табарга тиеш», – диде Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Чын гаилә бәйрәменә әйләнгән бу чарада Казаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә мәртәбәле кунаклар бар иде. Барысы да исемнәре тарихка кереп калачак Әбсәләмовлар гаиләсенең бу эшчәнлеген бик югары бәяләде.

Фото: Альбина Әбсәләмованың инстаграм аккаунтыннан

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading