16+

Синонимнар остасы-Илназ Сафиуллин, яки җырның да җыртыгы бар 

Автор-башкаручы Илназ Сафиуллин табыш инде ул! Тик тамашачылар өчен түгел, ә “Җырның җыртыгы бар” сәхифәсе өчен. Сүземне аның танылган “Мин яратам сине” җырыннан башлыйм әле.

Синонимнар остасы-Илназ Сафиуллин, яки җырның да җыртыгы бар 

Автор-башкаручы Илназ Сафиуллин табыш инде ул! Тик тамашачылар өчен түгел, ә “Җырның җыртыгы бар” сәхифәсе өчен. Сүземне аның танылган “Мин яратам сине” җырыннан башлыйм әле.

Күпме дөньяда кайгылар,
Күпме дөньяда хәсрәтләр.
Беркем кирәкми,
Берни дә тормый.

Аерым үткәрелгән чаклар.
Мин яратам сине,
Мин юксынам сине.
Яши алмам синнән башка.

Кушымта:
Мин ышанам кайтыр ул
Бергә чаклар.
Мин ышанам килер ул
Узган вакытлар.

Мин яратам сине,
Мин юксынам сине.
Яши алмам синнән башка.

Икенче куплетның сүзләрен биреп тормаска булдык – анда ике сүз генә үзгәргән: “кайгылар” урынына – “бәхетләр”, “хәсрәтләр” урынына “шатлыклар” дип кенә җырлыйсы. Ничек җиңел бит! Сүзләрне ятлап азапланасы да юк. Бу җырдан күренгәнчә, Илназ Сафиуллин синонимнар остасы: кайгылар – хәсрәтләр, кайтыр ул бергә чаклар – килер ул узган вакытлар.

Әйтерсең лә, автор куплет-кушымталарны ничек тутырырга белмәгән. Шуңа күрә охшаш сүзләр дә, кабатланган җөмләләр дә “эшкә җигелгән”. Рифмаларны исә көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың...

Илназ Сафиуллинның “Юксыну” җыры да заманында популяр иде. Кушымтасы елата торган: башкаручы сөйгән ярын югалтудан куркып өзгәләнсә, мин сүзләрнең ятим булуына борчылам. “Илназ Сафиуллин шигырь язганда, кая качып беткән идегез соң сез, башка сүзләр?” – дип үпкә дә белдереп аласы килә хәтта.

Нишләрмен? Нишләрмен,
Сине югалтсам?
Нишләрмен, сине югалтсам?
“Нишләрбез? Нишләрбез?

Телләр саекты!” дип минем дә Илназга кушылып “моңланасы” килә. 
Тыңла, тыңла, хей!
Җырла, җырла, хей!
Бездән калышма,
Әйдә ялгышма!

Дөнья! Бу дөнья безнең кулда! Хей!
Дөнья! Бу дөнья безнең кулда! Хей!
Дөнья яшәү дәрте белән яна. Хей!
Дөнья яшәү дәрте белән яна. Хей!
Тыңла, тыңла, хей! Бездән калышма!

Ян, йөрәк!
Йөрәкләр, йөрәкләр, йөрәкләр.
Ян, йөрәк!
Йөрәкләр, йөрәкләр, йөрәкләр.
Йөрәкләр, йөрәкләр, йөрәкләр.

Бу җырның “кендеге” – “хей” сүзе бугай. Яна шул йөрәк... Яна! “Бу дөнья безнең кулда!” дип җырлаучы Илназ Сафиуллин ишеләр кулында шул бүген татар эстрадасы һәм “атказанган” исеме...

Фото: ачык чыганаклардан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Моң белән тавыш та юк әле аңарда!

    Мөһим

    loading