16+

Таныш булыгыз – Юлия!

Себердә туып, Башкортстанда үскән кыз татар эстрадасын яулый

Таныш булыгыз – Юлия!

Себердә туып, Башкортстанда үскән кыз татар эстрадасын яулый

Юлияне татар тамашачысы әлегә «Сөю» җыры аша гына белә. Аны тышкы кыяфәте генә түгел, тавышы белән дә танылган җырчы Резидә Шәрәфиевага охшаган, дигән фикерләр ишетергә туры килгәли. Сүзем – Юлия Талхина хакында.

Татар эстрадасына әле яңа гына килеп кергән җырчы белән якыннанрак танышырга теләсәгез, бу язма – сезнең өчен.
Юлия Себер якларында туган. Әтисе рус милләтеннән булган, әнисе – татар. Юлияга биш яшь булганда, алар Башкортстанга күченеп кайта, ә 5нче сыйныфтан Уфа шәһәрендә яши башлый.

– Әни белән генә үстем, гел «5»легә генә укырга тырыштым. 7нче сыйныфта белем алганда, музыка дәресләрендә хор бар иде. Музыка укытучысы минем тавышны ишетеп алды да бәйгегә әзерли башлады. Шунда беренче җырымны башкардым. Алай гына да түгел, бәйгедә беренче урынны яуладым. Шуннан китте дә инде. Әни театрда эшли иде. Мине студиядә тыңлап карадылар да сәнгать көллиятенә укыр­га керергә киңәш иттеләр. Нота да белмәгән, акчасыз, бернинди танышларым булмаган килеш укырга кердем, – ди Юлия.

III курста укыганда, Юлия «Бәллүр сандугач» республика фестивалендә катнаша. Шул вакыттан алып зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башлый.
– Укырга кергәндә, миңа 17 яшь иде. 15 яшьтән рестораннарда җыр­лый башлаган идем, чөнки мине аякка бастырыр өчен, әнием дүрт эштә эшләде. Аңа ничек тә булса ярдәм итәсем килде. Акча ягы бик кысан булды. Без тулай торакта яшәдек. Нинди генә авыр шартларда торсак та, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә омтылдык, дус булдык. Булганына шөкер итеп, шатланып яшәргә тырыштык. Әби белән бабай да ярдәм итте, – ди Юлия Талхина.

Музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, шәһәрнең мәдәният йортына эшкә урнаша, параллель рәвештә рестораннарда җырлавын дәвам итә, ди-джей булып та эшли.
2009 елда ана телендә иҗат итүен бөтенләй дә ташлый.
– Бу миңа кирәкми, минем башка юлым дип уйладым. Мине Мәскәүгә, Самарага эшкә чакырдылар, әмма анда эшләрем барып чыкмады. 2012 елда мәдәният йортыннан киттем, рестораннарда гына эшли башладым. Әмма ике ел элек үземнең сәхнәгә кабат кайтырга теләвемне аңладым. Бик күп вакыт һәм көчемне әрәм иткәнмен. Барысын да яңадан башладым, җырлар яздыру, клиплар төшерү... Әкрен генә шул юнәлештә эш алып барам. Үз тамашачымны табасым килә. Җырлаганда бераз акцентым булса да, тавышым күпләргә ошый. Җыр – минем яшәү рәвешем, тормышым, – ди җырчы.


Ул Казанны бик ярата. Үзенә тартып тора торган шәһәр, биредә шоу-­бизнес югары дәрәҗәдә, дигән фикердә Юлия.
Шәхси тормышына килгәндә, җыр­чының алты яшьлек кызы бар. Ул да сәнгать белән кызыксына.


– Шәхси тормышымдагы уңышлар белән әллә ни мактана алмыйм, чөнки гражданлык никахы белән генә яшәдек. Кызыбыз туды. Кызганыч, бергә яшәп китә алмадык. Баланы үзем генә, әтисенең ярдәменнән башка тәрбиялим. Кызым биюләр белән кызыксына, түгәрәккә йөри. Инде мәктәпкә әзерләнә башладык, – диде Юлия шәхси тормышы хакында.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading