16+

Тукай районы халкы суга баткан кызчык турында: “Сандугачыбыз үлде”

Тукай районының Комсомолец авылында 21 май кичендә фаҗига була. Ике кыз кичке биштә велосипедта йөреп килергә китә.

Тукай районы халкы суга баткан кызчык турында: “Сандугачыбыз үлде”

Тукай районының Комсомолец авылында 21 май кичендә фаҗига була. Ике кыз кичке биштә велосипедта йөреп килергә китә.

Кичен басудан өенә кайтып барган авыл кешесе ерактан ук бер күренешкә тап булып, күңеленә шом йөгерә. Күпердә бер кызчык яткан, ә икенчесе, олырагы аның янында чүгәләгән. Ир хәлне абайлап алып суга баткан кызга ясалма сулыш ясый, әмма аңын җуйган балага ярдәм итә алмый. Тиздән ашыгыч ярдәм табибларына шалтырата. 

Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Суровага баланың суга батып үлүе хакында кичке сигездә хәбәр килеп ишетелә. 
  – Ул гаилә тулы түгел. Әтиләре юк. Дүрт баласы бар, олысы - малай, коррекция мәктәбендә белем алды, хәзер ни сәбәпледер өйдә. Икенчеләре кыз, бик әйбәт укый, акыллы. Өченчесе - һәлак булганы Я.исемле кыз иде. Ә дүртенчесен әниләре әле бер ай элек кенә тапты. Гаилә авыр яши. Әмма балалар тук, өсләре бөтен булды. Кызлар бер тапкыр да урамда азып-тузып йөрмәде. 23 май көнне соңгы уку көне булырга тиеш иде. Я. шундый тере, актив бала, ут инде менә, шук-шаян та. Беренче сыйныфны тәмамлады. Авыл клубында оештырылган җыр-бию түгәрәгенә йөрде. Сәләте бар иде, баскан җирдә ут чыгара, шундый матур җырлый, авылыбызның сандугачы. 20 май көнне түгәрәккә йөрүче балалар клубта хисап концерты куйды. Кичәгә килгән бөтен кеше Я.гә карап сокланган иде. Кызчык һәлак булгач та миңа хәбәр иттеләр. Ватсаптагы авыл төркеменә дә хәбәр салдык. Полиция хезмәткәрләре килде. Бөтен авыл күтәрелде. Халык су буена җыелган иде. Ни сәбәпле суга кергәндер, билгесез. Юлдашы 17 яшьлек кыз, авыр сөйләшә, коррекция мәктәбендә белем ала. Ни өчен су буена баруларын да аңлатып бирә алмады. "Минем дустым үлде", дип кенә әйтте. Белмим, нинди дуслык булгандыр, Я.гә - 7 яшь, бу кызга - 17 яшь. Сәер, әлбәттә. Бәланың башы - караучысызлыкта, өлкәннәр тарафыннан тиешле игьтибар булмауда. Алда - каникуллар, гадәттә, авыл балалары иртә таңнан чыгып китә дә, кич кенә кайта. Әти-әниләре шундый фаҗига кабатланмасын өчен балаларның һәр адымын карап, барлап торсын иде. Сабыйлар кызыксынучан бит, ни буласын аңлап бетермиләр. 

Ольга Викторовна сүзләренчә, Я. мөстәкыйль, үз карамагына куелган була. Суга кереп, көзән җыермады микән, ди ул.  

 – Бик кызганыч хәл. Сабыйның үлеме бөтенебезне тетрәндерде. Баланы авыл зияратында җирлиячәкләр, – диде Ольга Сурова. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ииии балакай...😢 Иии сабыем,урынын ожмахта булсын.. Телефон номерын куйсагыз,булышыр идек акчалата

    Мөһим

    loading