Гадәттә май уртасында 10-12 см тирәнлеккә, бүлбе араларын 30- 35 см, рәт араларын 60-70 см калдырып утыртабыз. Һәр ояга учлап черемә һәм көл сибә, корткычлардан саклану өчен, суган кабыгы сала барабыз. Сазлыклы урыннардан кала, теләсә кайсы типтагы туфракта бу алымны кулланып була. Бер квадрат метрдан 2-3 кг уңыш үстереп алу фаразлана.
Голландия технологиясен кулланып, арасы 75 см лы буразналар сызып, туфракны 20- 25 см га биегәйүче сыртлар ясап утыртырга теләсәк, бүлбеләрнең арасын 30 см калдырып, 10 см тирәнлеккә күмдерәбез. Моның өчен махсуслашкан техниканы үзебезгә кулланырга яки тракторчыга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Бу ысулның уңай ягы туфракның көпшәкләнүендә, һава һәм дым үткәрүчәнгә әйләнүендә. Бу рәвешле алдан әзерләнгән буразналардагы туфрак апрель азагы-май башында ук җылынганга күрә, бәрәңгене чагыштырмача иртәрәк утырту мөмкинлеге туа. Аны тәрбияләп үстерү уңайлырак, 1 кв.м дан алынган уңышы 3-4 кг нан ким булмый.
Әгәр бакча кишәрлегендә бик иртә уңыш өлгертеп алырга ниятләсәк, бер-ике түтәл бәрәңгене тыгыз кара тукылмаган япма астында утыртып үстерергә була. Кар эрүгә, бакча сәнәге белән йомшартылган түтәлгә кара япма ябабыз. Аркылыга-буйга 12 см га 12 см лы кисекләр ясап, үрегән бәрәңгеләрне ояларга утыртып чыгабыз. Апрель уртасында утыртылган, ай азагында тишелеп чыккан яшь бәрәңге сабакларын язгы кыраулардан сакларга, өсләренә вакытлыча агроспан каплап торырга туры килә. Бу алым чыгымлы: япмалар арзан тормый. Уңышы сөендерерлек: 1 кв.м дан 3-5 кг чамасы була.
Бакча кишәрлекләре бик кечкенә булучылар бәрәңгене май башында төбе тишекле калын кара капчыкларга, искереп, ян-яклары, төпләре челтәрләнеп тишекләнгән кисмәкләргә утыртып үстереп матавыклана. Бу очракта савыт төбенә чыбык-чабыктан, былтыргы үсемлек калдыкларыннан торган дренаж катламы салып калдырыла. 40-50 см калынлыгында уңдырышлы туфрак түшәлә. 3-4 бүлбе салып, 10-12 см туфрак белән күмдерелә. Туфракның дымлылыгын даими тикшереп торырга, суны ешрак сибәргә, даими рәвештә туфрак өстәп торырга кирәк булачак. Җәйге челләдә кисмәкнең кояшка караган ягын күләгәләп, үсемлекләрнең тамырларын мичкә эчендә пешүдән сакларга туры килә. 1 кв.м мәйданда үстереп алынган уңыш күләме 2-3 кг нан артмаса да, бакчачылар моңа көенмиләр. Агу сипмичә үстерелгән, организм өчен зыянсыз хәләл ризыгым дип, сөенәләр.
Комментарийлар