16+

Никах килешүе: 5 сорауга җавап. Аны ничек төзергә соң?

02 июня 2025, 15:12
377
0
0
Уку өчен 2 минут

Безнең әби-бабабларыбыз никах килешүе (брачный контракт – рус.) төзү түгел, аның нәрсә икәнен дә белмәгән буын.

Никах килешүе: 5 сорауга җавап. Аны ничек төзергә соң?

Безнең әби-бабабларыбыз никах килешүе (брачный контракт – рус.) төзү түгел, аның нәрсә икәнен дә белмәгән буын.

Әмма заманалар үзгәрә. Ир дә, хатын да хәзер күбрәк мөстәкыйльлеккә омтыла. Никах килешүен төзү хәзер гаҗәпләнәдерә торган хәл түгел.  
Аны ничек төзергә соң? Юридик көчкә ия документ булса да, мондый төр контракт төзү авыр түгел. Чөнки аның кабул ителгән формасы юк. Никах килешүе үрнәген Интернеттан табып, үзегез тутыра аласыз. Аннан нотариуска барып, раслыйсы гына кала. Финанс мөмкинлегез бар икән инде, ул чагында юристка мөрәҗәгать итү кулайрак булачак.  

Килешүне кайчан төзергә? Мантыйк буенча, никах килешүе гаилә төзелгәнче теркәлергә тиеш кебек. Әмма күп парлар аны аерылыш алдыннан гына терки башлый икән. Юристлар исә никах килешүен уртак тормышның башында булдыру яклы.  
Килешүдә нәрсә күрсәтелергә тиеш? Әлбәттә килешүдә көндәлек вазыйфаларны бүлү, бер-берегездән нидер таләп итү хакында сүз бармый. Биредә милеккә кагылышлы мәсьәләләр генә чагылыш таба.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading