Шәһри Казан

Акыл теше ник авыртып чыга?

«Исәнмесез, «Шәһри Казан» редакциясе. Сез сәламәтлек белән бәйле күп кенә сорауларга җавап табарга булышасыз, шуңа күрә, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Миңа акыл теше чыга башлады. Бер карасаң, сөенечле вакыйга инде бу. Әмма тешнең авыртуына гына чыдап булмый. Әтиемә дә акыл теше авыртып чыкты, бер ай чамасы азаплангандыр. Ник шулай авыртып...

Реклама

«Исәнмесез, «Шәһри Казан» редакциясе. Сез сәламәтлек белән бәйле күп кенә сорауларга җавап табарга булышасыз, шуңа күрә, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Миңа акыл теше чыга башлады. Бер карасаң, сөенечле вакыйга инде бу. Әмма тешнең авыртуына гына чыдап булмый. Әтиемә дә акыл теше авыртып чыкты, бер ай чамасы азаплангандыр. Ник шулай авыртып чыга икән ул?
Рәмзия, Казан».

Күп кешенең акыл теше авыртып чыга. Авыртуның сәбәпләре исә берничә булырга мөмкин. Кешелекнең үсеше дәверендә кешенең казналыгы да үзгәреш кичергән - ул кечерәйгән. Әмма моңа карап кына тешләрнең саны кимемәгән. Шуңа күрә, тешләр чыккан вакытта, аларга урын җитми, шуңа авырталар да. Тешләрнең авыртып чыгуы эндокрин системага да бәйле булырга мөмкин. Тагын бер сәбәп - ул акыл теше чыга торган урында сөт теше булмау. Шуңа күрә, андый тешләр зур авырлык белән үсәләр. Тешләр авыртканда авыз эчен аш содасы, фурацилин белән чайкарга була. Әмма кайвакытта авырту шулкадәр көчле була ки, табибка бармыйча чара калмый. Моны озакка сузмагыз.
Табибны күрсәм, кан басымы күтәрелә...
«Кызыклы гына бер хәлгә эләктек әле без: иремнең кан басымы өйдә үлчәгән вакытта бик яхшы, ә менә табиб янына тикшеренергә бара калсак, гомер булмаганны, күтәрелә дә куя. Табибка, үлчи торган җайланмагыз ватылгандыр сезнең, дип акланып та карадык. Әмма ничә тапкыр барсак та, шундый ук хәл күзәтелә. Табиблар иремдә, «ак халат синдромы», диделәр. Шул турыда язсагыз иде. Ул күп кешедә күзәтеләме икән?
Гүзәлия, Казан».

Медицинада чыннан да «ак халат синдромы» дигән төшенчә бар. Бу шактый гына киң таралган күренеш. Ул нәкъ менә сез язган хәлне үз эченә ала: табиб янында үлчәгән вакытта кан басымы югары була, ә өйдә яки эштә үлчәп карасаң, тонометр аны нормаль дип күрсәтә. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, пациентларның 10-20 проценты «ак халат синдромы»н кичерә. Синдромның сәбәбен дә төгәл әйтә алмыйлар. Бу табибка керер алдыннан кеше кичергән зур дулкынлану белән бәйле.
«Ак халат синдромы» булуына төшенү өчен, тәүлек дәвамында кан басымын үлчәп, күзәтеп торырга кирәк. Табиб янына кереп утырганчы, барлык күрсәткечләр дә яхшы булса, димәк, сездә, чыннан да, «ак халат синдромы». Бу вакытта медицина хезмәткәрләре күбрәк өйдәге күрсәткечләргә карап эш итә. Шуңа күрә, еш кына югары кан басымыннан булган даруларны да эчү кирәк булмый. Әмма моны табиб кына хәл итәргә тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: