16+

Алдың да элдең генә түгел (тәрәзә пәрдәләре сайларга өйрәнәбез)

Кибеттә пәрдәләрнең ниндие генә юк - бүген үк алып элеп тә куя аласың. Пәрдә тегү салоннары да бик күп. Рәхим ит, теләгәнеңчә тегеп тә бирәләр.

Алдың да элдең генә түгел (тәрәзә пәрдәләре сайларга өйрәнәбез)

Кибеттә пәрдәләрнең ниндие генә юк - бүген үк алып элеп тә куя аласың. Пәрдә тегү салоннары да бик күп. Рәхим ит, теләгәнеңчә тегеп тә бирәләр.

Тәрәзә пәрдәсен сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Балтачның «Айлен» тегү цехында мастер булып эшләүче Гөлнара Эркаевадан без шуның турында сораштык.
 
- Пәрдәләр - интерьерның төп элементы. Хатын-кыз пәрдә сайлауга үзенә күлмәк эзләгән кебек карарга тиеш. Монда төскә дә, бизәкләренә дә, фактурасы, үлчәме һәм, гомумән, фасонына да игътибар итәргә кирәк. Яңа пәрдә эленәсе бүлмә кечерәк икән, аңа ачык төстәге пәрдә элү отышлы, чөнки ул аны зуррак итеп күрсәтә. Өйнең түшәме түбәнрәк булса, вертикаль полосалар төшкән пәрдә сайларга киңәш итәм. Тар һәм биек түшәмлегә, киресенчә, горизонталь сызыклысын алыгыз.
 
- Ә төсләренә килгәндә?..
 
- Пәрдәнең төсен күпләр обойларына карап сайларга тырыша, мин исә мебель төсенә яраштыру ягында, чөнки обойлар аларга караганда ешрак алыштырыла. Әгәр дә инде обой төсенә карап сайлыйсыз икән, кабатламагыз, пәрдәнең төсе аңа караганда йә ачыграк, яки караңгырак төстә булсын. Соңгы вакытта йокы бүлмәләрендәге пәрдәләрне карават җәймәсе, мендәр тышлыклары белән бертөсле итеп тектерә башладылар. Аш бүлмәсендә исә пәрдә төсен гарнитурның фасадларына карап сайларга мөмкин.
 
- Гади бер генә төслегә тукталсаң ничегрәк?
 
- Нейтраль вариантның өс­тенлеге шунда: ул теләсә нинди стильдәге интерьерга туры килә һәм модадан да чыкмый. Бу очракта инде аксыл, саргылт, ком төсләренә басым ясагыз. Болар гомуми кагыйдәләр генә. Йортыгызны ничек итеп күрәсегез килә, анысы сезнең фантазия­дән тора, эксперимент ясаудан да куркырка кирәкми, минемчә. Модага да иярергә кирәкми. Ничек телисез, шулай эшләгез.
 
- Гөлнара, эшегез турында да сөйләшик әле. Сезгә халык нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?
 
- Иң күбе тәрәзә пәр­дәләре тектерүне сораучылардыр, мөгаен. Һәркемнең теләгенә һәм мөмкинлегенә туры китереп эшләргә тырышабыз. Кемнәр өчендер өйләрен ламбрекеннар кулланып киендерү үтелгән этап булса, кайберәүләр күңелләрендә йөрткән хыялга әле яңа гына килеп җиттеләр, алар шундыйларын сорый. Тукымаларны сайлап алу мөмкинлеге зур, шуңа фантазияне дә кушкач, үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый торган эшләр килеп чыга. Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән сәхнә кием­нәренә бик күп заказлар алабыз. Үзләренә ш­әхси кием тектерүчеләр артык күп түгел, шулай да бар. Катлаулы, үзенчәлекле кием тектерүчеләр останы үстерәләр. Андый кешеләргә мин һәрвакыт рәхмәтле.
 
- Заказга тектерү, әзерне сатып алуга караганда, кыйммәтрәккә төшмиме?
 
- Акчадан да кыйммәт түгел, диләрме әле. Монысы, әлбәттә, шаярту гына. Затлы, сыйфатлы әйбер һәрвакыт үз-үзен аклый һәм ул кием бары тик синдә генә булуы бе­лән дә кадерле. Без һәр кешенең мөмкинлегеннән чыгып эшлибез. Бик кыйммәтле тукымадан булмаган очракта да кешенең күңеленә ятышлы итеп тегәргә була.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading