16+

Алия Мингазова: «Торт пешерер алдыннан намаз укыйм»

Алия Мингазова өчен һәр торт - үзе бер сәнгать әсәре. Белеме буенча финансист кыз, хыялын чынга ашыру өчен, кондитерлыкны сайлаган, 24 яшендә үз эшен ачкан. У л хәләл тортлар пешерә. Үзе хәләл ризык ашаганга, эшен дә шул юнәлештә үстерергә уйлаган.

Алия Мингазова: «Торт пешерер алдыннан намаз укыйм»

Алия Мингазова өчен һәр торт - үзе бер сәнгать әсәре. Белеме буенча финансист кыз, хыялын чынга ашыру өчен, кондитерлыкны сайлаган, 24 яшендә үз эшен ачкан. У л хәләл тортлар пешерә. Үзе хәләл ризык ашаганга, эшен дә шул юнәлештә үстерергә уйлаган.

- Торт пешерер алдыннан һәрвакыт намаз укыйм. Ашыгып, укымыйча калдырсам, барып чыкмый. Бервакыт инде әзер булган тортым кулымнан төшеп китте, янәдән пешерергә туры килде. Кибетләрдәге тортларның составын күргәч, чәчләр үрә тора, шуңа да, өйдә пешергәндә, гел яхшы, сыйфатлы ингредиентлар гына кулланырга тырышам. Ашарга пешерү - бик җаваплы эш, ул-бу булса, кеше сәламәтлегенә дә зыян килергә мөмкин, - ди Алия.

Киемнәр генә түгел, торт та мода таләбе буенча үзгәреп тора икән. Мәсәлән, хәзерге вакытта кечкенә, ләкин биек тортлар бик популяр. «Шәрә» тортларны да бик яраталар. Андыйларның кырый-кырыйларына крем сыламыйлар.

- Хәзер кондитерлар табигый, тере матурлыкны күрсәтү яклы. Шуңа да, торт өстен бизәгәндә, тере чәчәкләр, җиләк-җимеш кулланалар. Шулай ук краффин, мусслы тортлар, имбирлы печенье белән бизәү, амбре (бер төстән икенчесенә күчү) кебек ысуллар бик популяр, - ди яшь кондитер.

Бер торт ясарга кимендә сигез сәгать вакыт кирәк, ди.

Кызык, әмма кондидер Алия үзе баллы ризык ашамаска тырыша.
- Элек, торт күрүгә, аппетит ачыла иде, хәзер иң башта, моны ничек пешерделәр икән, дип, составын тикшерәм. Торт пешергән кешегә, теләсә-теләмәсә дә, баллы ашарга туры килә инде, ләкин фигураны да сакларга кирәк. Бер кисәк торт ашасам, көнемнең бер өлешен спортзалда үткәрәм, - ди Алия.
Ул торт пешерү серләрен безнең укучыларыбыз белән дә уртаклашты. Бәйрәм табынына менә дигән сый.

«Кызыл бәрхет» торты


(16 см диаметрлы)
Камыр өчен:

250 г иләнгән бодай оны

200 г шикәр

1 аш кашыгы какао

1,5 чәй кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель)

бер чеметем сода, тоз (тозны Алия һәр баллы ризыкка кушарга киңәш итә, ул ризыкның тәмен арттыра, ди)
2 йомырка (беренче категорияле)

200 г үсемлек мае (кукуруз, виноград төше мае белән дә тәмле була)

180-190 г май әйрәне (пахта) яки 4%лы майлы кефир

кызыл төстәге гельле кызыл буяу

Крем өчен:

115 г ак май

340 г эремчекле сыр (мәсәлән, «Хохланд»)

100 г шикәр кершәне (пудра)

2 чәй кашыгы ваниль экстракты

Коры ингредиентларны бер савытка салып, 2-3 минут дәвамында бутарга кирәк. Соңыннан үсемлек мае, кефир, йомырка кушып, миксер яки кашык белән болгатабыз. Табага салып, 20-25 минутка 180 градуслы духовкага куябыз. Духовканы вакытыннан алдан ачарга ярамый, югыйсә тортның камыры күперми. Алия тортның камырын, гадәттә, төнлә ясый да, иртәнгә кадәр пакетка салып, суыткычта калдыра.

Крем өчен ак майга шикәр пудрасы салып, 3 минут дәвамында, ап-ак төскә кергәнче, болгатырга кирәк. Шул массага сыр һәм ваниль экстракты өстибез. Алия кремны махсус пакетка салып, мул итеп сылый. Камырларны берсе өстенә икенчесен сала башлаганчы тәлинкәгә шумасын өчен, аз гына крем сыларга була. Бисквитны крем белән каплагач, аны тагын 10 минутка суыткычка куябыз. Тагын мул итеп матурлап крем сылыйбыз. Тортның өстен җиләк-җимеш яки печенье вагы белән бизәргә була. Бу юлы Алия аны күк җиләк, виктория, кумкват һәм бөтнек яфраклары белән бизәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading