3 килограмм алма, 1 банка куертылган сөт (сгущенное молоко), 1 стакан су, 0,5 стакан шикәр комы кирәк була.
Алманы юып, кабыгы һәм төшләреннән чистартабыз. Чистартылган алма 3 кг булырга тиеш. Әчкелтем алма булса, тагын да яхшы. Алманы телемләп турап, калын төпле кәстрүл яки казанга тутырабыз. Өстенә су агызып, алма йомшарганчы пешерәбез. Алма коры булса, суны күбрәк тә салырга ярый. Алма йомшарып пешкәч, шикәр комы салабыз һәм сүрән утта 15 минутлап пешерәбез. Алма төпкә утырмасын өчен болгаткалап алабыз.
Алма боламыгын блендер белән болгатабыз. Аннары куертылган сөтне салып болгатабыз. 5 минут кайнатып алабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. 2,5 литр банка масса килеп чыгарга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар