16+

Алсу Исмәгыйлевадан ютәлдән котылу чарасы

Инстаграм битендә  журналист Алсу Исмәгыйлева ютәлне бетерә торган, файдасын үзе дә күргән рецепт язган. 

Алсу Исмәгыйлевадан ютәлдән котылу чарасы

Инстаграм битендә  журналист Алсу Исмәгыйлева ютәлне бетерә торган, файдасын үзе дә күргән рецепт язган. 

"Беркөнне сториста "ютәлем бетми дип язгач", бик күпләр киңәшләр язды, рәхмәт яусын барыгызга да.
@gulnazik_flordeco киңәше аеруча үзенчәлекле булып тоелганга, кулланып карарга булдым. 
Әйткәнем булмасын, ике кулланудан соң ук электән калган, картаеп беткән ютәлем кими төште. Хәзер бик сирәк кенә йөткереп алам, анысын да җиңәргә исәп.
Бер стакан сөтне кайнатабыз. Һәм түбәндәге тәртиптә әйберләр салабыз (тәртипне бозарга ярамый):
1 аш кашыгы атланмай.
1 аш кашыгы бал.
Пычак очында сода (миндә Кырым содасы).
Бер чи йомырка сарысы (туглап).
2-3 тамчы 5 процентлы йод.
Болгатабыз, эчәбез. Көнгә өч тапкыр. 
Файдасын күргән әйберне сезнең белән дә уртаклашам".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алсу конгэ ничэ мэртэбэ эчэргэ языгыз эле .кыен булмаса

    Мөһим

    loading