16+

Ашар алдыннан балыгыңны чәйдә тот

Балыкны дөрес һәм тәмле итеп әзерләргә өйрәнәсегез киләме? Алайса түбәндәге киңәшләребез нәкъ менә сезнең өчен. - Балыкны кыздырганда исе артык чыкмасын өчен үсемлек маена чистартылган һәм телемләп туралган бәрәңге салыгыз. - Балык шулпасына тозны соңыннан гына салыгыз. - Тозлы балыкны чистартыр алдыннан суда тотыгыз. Шулай иткәндә ул тизрәк һәм җиңелрәк...

Балыкны дөрес һәм тәмле итеп әзерләргә өйрәнәсегез киләме? Алайса түбәндәге киңәшләребез нәкъ менә сезнең өчен.
- Балыкны кыздырганда исе артык чыкмасын өчен үсемлек маена чистартылган һәм телемләп туралган бәрәңге салыгыз.
- Балык шулпасына тозны соңыннан гына салыгыз.
- Тозлы балыкны чистартыр алдыннан суда тотыгыз. Шулай иткәндә ул тизрәк һәм җиңелрәк чистартыла. Бармакларыгызны тозга манып алсагыз да була.
- Балык кыздырганда ватылып-изелеп бетмәсен өчен аны пешерергә 15 минут кала чистартыгыз һәм тозлагыз.
- Балыкның тозы артык күп булса, 4-6 сәгать дәвамында салкын суда тотыгыз. Суны 1-2 сәгать саен алыштырыгыз. Суда тотылган балыкны сакларга ярамый. Сельдь балыгын чәйдә яки сөттә тотыгыз.
- Балыкны кыздырыр алдыннан, кетердәп торсын өчен, кайнар майга аз гына тоз сибегез.
- Балыкның тәңкәсе тиз чистартылсын дисәгез, аны башта кайнар суга батырып алыгыз, аннары аш серкәсе кушылган җылы суга салыгыз.
- Диңгез балыгына кыздырырга 30-40 минут кала шикәр комы сипсәгез, ул йомшаграк булыр.
Балык шулпасы хуш исле булсын өчен балыкның берничә төрен пешерү әйбәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading