16+

Ашыгыч ярдәм: тоз белән дәвалау ысулын онытып бетермик

Тозлы бәйләвечне электән үк кулланганнар. Арзан да, җайлы да ысул турында хәзерге буын исә белеп тә бетерми. Югыйсә ул бик күп чирдән файдалы.

Ашыгыч ярдәм: тоз белән дәвалау ысулын онытып бетермик

Тозлы бәйләвечне электән үк кулланганнар. Арзан да, җайлы да ысул турында хәзерге буын исә белеп тә бетерми. Югыйсә ул бик күп чирдән файдалы.

Ул үзенә агулы матдәләрне сеңдерә, ялкынсыну процессларын баса, кан әйләнешен яхшырта. Тәндәге инфекцияле яраларны, үлекләрне, пешкән урыннарны дәваларга булыша. Буын, сулыш алу органнары авыруларыннан да, гипертониядән, ангина, ютәл булганда, салкын тигәндә, баш авыртудан да файдалы. 
Кирәк була: ике аш кашыгы эре гади тоз, 200 мл су (балага булса, 250 мл), сигез катлы киң стериль бинт  (яки зур булмаган сөлге).
Кайнар суга тоз салып эретәбез дә бинт яки сөлгене шуңа манабыз һәм сыгабыз. Бинт җиңелчә дымлы булырга тиеш. Аны авырткан урынга куеп, өстеннән бинт белән бәйләп куябыз.  
Иң мөһиме: бәйләвеч тә, кием дә “сулый” торган булырга тиеш. Тәндә кремнер, лосьоннар булмасын.
Тозлы бәйләвечне төнгә куллану җайлырак, чөнки ул сигез-ун сәгать торыра тиеш. 
Ютәл булганда, күкрәк өстенә (муеннан корсакка кадәр), аркага куябыз.⠀ ⠀
Ангина, тонзиллит булганда, муенга. 
Баш авыртканда, салкын тию билгеләре булганда, баш тирәли бәйләп куябыз.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading