16+

Бакча өчен иң яхшы ашлама – компост: аны ничек ясарга?

Бакча өчен иң яхшы ашлама – компост. Белгәнегезчә, ул чабып алынган үлән, бәрәңге, суган кабыклары, көл, башка органик калдыклардан җыелып ясала.

Бакча өчен иң яхшы ашлама – компост. Белгәнегезчә, ул чабып алынган үлән, бәрәңге, суган кабыклары, көл, башка органик калдыклардан җыелып ясала.

Кайберәүләр аларны чокырга күмеп бара, әмма болай иткәндә, аны алу җайсызрак, шуңа да без сезгә компостер ясарга киңәш итәбез. Аның өчен капкачлы иске мичкә, такталар, арматура яки цинк белән капланган труба (ул компостерны әйләндереп тору өчен кирәк), гайкалы һәм шайбалы болтлар, келә, ишеге өчен элмәк, кадаклар кирәк була. Мичкәнең ике кырыена торба – күчәр өчен тишек ясыйбыз. Күчәр агач такталарга терәлеп торачак. Мичкә уртасыннан ишек уябыз. Аны элмәккә беркетәбез, келәләр куябыз. Шнурдан тотка ясыйбыз. Һава кереп йөрсен өчен, мичкәне тишкәләп чыгабыз. Компостерны көнгә берничә тапкыр әйләндереп торырга кирәк була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading