16+

Баклажан белән борычны апрельдә чәчүдән мәгънә юк

Чәчү сезоны якынлаша башлагач, бакчачы дусларым мине сорауларга күмеп ташлады.

Баклажан белән борычны апрельдә чәчүдән мәгънә юк

Чәчү сезоны якынлаша башлагач, бакчачы дусларым мине сорауларга күмеп ташлады.

Бу арада, быел борыч белән баклажанны кайсы числода чәчәргә кирәк, зинһар өчен санап күрсәт инде, дип үтенеп сорыйлар.

Дусларым юкка борчылмый, рассадаң картайса, чәчәген коя, тәүге уңышын югалта, түтәлгә күчергәч, яңа урынга авыр яраклаша. Әгәр кирәгеннән артык яшь булса, безнең кыска җәйдә кыраулар срогы җиткәндә генә уңыш бирергә керешә.

Тәвәккәлләп, калькуляторымны алып, бакча көндәлекләремне, белешмәлекләрне ачып куеп, сатып алган орлыкларымны өстәлгә таратып салып, кызыклы һәм файдалы арифметика белән шөгыльләнеп алдым әле. Моңа берничә сәгать вакыт сарыф итсәм дә үкенмим, үзем һәм башка бик күп бакчачылар өчен дә кирәкле мәгълүмат тупладым бит. Ай календаренда 13-14, 23-24 февраль чәчү өчен отышлы, 10-12, 26-28 февраль уңышсыз көннәр дип язганнар. 

Баклажан белән борычның иртә өлгерешле сортларының рассадасы түтәлгә күчергәндә 65-70 көнлек булырга тиеш. Әгәр аны 1 майда теплицага чыгарып утыртырга ниятләсәк – 19 февральдә, 9 майда күчерсәк – 1 мартта чәчәргә. Майның 10-12, 25-27 – уңышсыз көннәр. Ябык грунтка 15-17 майда чыгарып утырга җыенсак, 8-9 мартта, 20 майда күчерү өчен – 11 мартта чәчү отышлы. 30 майда гына күчерүчеләр 21 мартта чәчсә дә була. Бу яшелчәләрне ачык грунтта үстерүчеләр, аны туфрак җылынгач, кыраулар срогы узгач – 12-13 июньдә генә түтәлгә чыгарып утыртырга ниятләсә, орлыкларны – 21, хәтта 31 мартта чәчәргә ярый. Мартның 12-14, 27-29 – чәчүгә яраксыз көннәр.

Баклажан белән борычның уртача өлгерешле сортларының рассадасы түтәлгә күчергәндә 70-80 көнлек булырга тиеш. Кәлшәләрне 1 майда теплицага чыгарып утыртырга ниятләсәк – 9 февральдә, 9 майда күчерсәк – 19 февральдә чәчәргә туры килә. 20 майда күчерәселәрен 1 мартта чәчәбез. 30 майда гына ябык грунтка чыгарып утыртасыларын 11 мартта чәчү отышлы. Кыраулар срогы узгач, ачык грунтка күчереп утыртып үстерергә уйласагыз, орлыкларны 21 мартта чәчегез.

Баклажан белән борычның соң өлгерешле сортларының рассадасы түтәлгә күчергәндә 80-90 көнлек булырга тиеш. Кәлшәләрне 1 майда теплицага чыгарып утыртырга ниятләсәк – 31 гыйнварда, 9 майда күчерсәк – 9 февральдә чәчәргә туры килә. 20 майда күчерәселәрен 20 февральдә чәчәргә. 26-28 февраль – уңышсыз көннәр булу сәбәпле, 30 майда чыгарып утыртыласыларын 25 февральдә чәчәргә мәҗбүрбез. Ачык грунтка кыраулар срогы узгач күчереп утыртырга уйласагыз, орлыкларны 9 мартта чәчәргә. Баклажан белән борычны апрельдә чәчүдән мәгънә юк. Борыч рассадасы сузаймый. Баклажанның, борычның нәни үскеннәрен өстәмә яктыртырга, сугарырга, тукландырырга туры килә.

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading