16+

Балага акча турында дөрес итеп ничек сөйләргә?

Балалар үсә төшкәч финанс яктан бәйсез булсын өчен, аларны мөмкин кадәр иртәрәк акча белән дөрес эш итәргә өйрәтү мөһим.

Балага акча турында дөрес итеп ничек сөйләргә?

Балалар үсә төшкәч финанс яктан бәйсез булсын өчен, аларны мөмкин кадәр иртәрәк акча белән дөрес эш итәргә өйрәтү мөһим.

Финанс яктан грамоталы булса, ул үсеп җиткәч, максатына акча туплый, бурычка кермичә яши беләчәк. 

Акча каян килә?
Әгәр дә бала берәр уенчык сорый икән, аңа бу уенчыкны никадәр торуын аңлатыгыз: аны сатып алу өчен әти-әнигә күпме эшләргә кирәклеген исәпләп чыгарыгыз.

Уйнап өйрәнәбез
Финанс уеннары – акчаның ни рәвешле товарга алмаштырылуын һәм базарның ни рәвешле эшләвен күрсәтүнең яхшы алымы. 6 яшькә кадәрге балалар белән кибетле уйнагыз, өлкәнрәк балаларга “Монополия” ише өстәл уеннары файда китерәчәк.

Кесә акчасы
Аларны балага якынча 6 яшьтән бирә башласагыз яхшы. Шул рәвешле ул финанслар белән эш итәргә өйрәнәчәк: акчаны нәрсәгә тотарга яки нәрсә алу өчен җыярга икәнен уйлаячак. Кечкенәләргә акчаны аз гына һәм кыска вакытка бирергә кирәк. Әйтик, бер көнгә. Чөнки алар озакка планлаштыра белми. Ә үсмерләргә вакыт аралыгын арттырырга кирәк. Башта бер атнага, аннары ике атнага һәм айга. Балага акчаның күпме вакытка һәм нәрсә өчен бирелүен әйтеп торыгыз – ул акчаны янга калдырырга өйрәнергә тиеш.

Беренче хаталар
Әгәр дә бала хисләргә бирелеп, кирәкмәгән әйберләр сатып алып, бар акчаны да бер тапкырда туздырса, аны ачуланмагыз. Хаталар мөһим, чөнки шул рәвешле без алга таба аларны булдырмаска өйрәнәбез. Үзегезне мисалга китереп, бөтен акчаны юк-барга тотканнан соң ничек кыен булуы, бурычка акча алырга, аласы килгәннән баш тартырга туры килүе хакында сөйләгез. Хатаның нәрсәдә булуын һәм аны ничек булдырмаска икәнен аңлатыгыз. Алга таба бала акыл белән эш итәчәк. 

Җаваплылык
Балага өлкәннәрнең акчаны нәрсәгә тотуын күрсәтегез. Аның белән бергә коммуналь хезмәтләр, интернет, мобиль телефоннар, юл өчен түләгез. Акчаны мөһим әйберләргә җыегыз, күңел ачуларга яки отпускка саклап тотыгыз. Нинди чыгымнарның өстенлекле һәм моның ни өчен шулай икәнен аңлатыгыз. Кибеткә бергә барганда аласы азык-төлек исемлеген төзегез һәм шуңа таяныгыз. Балага акчаның ни рәвешле эшләвен тоярга мөмкинлек бирегез: ул сатучыларга түләсен, кафеда үзе заказ бирсен, чәйгә күпме калдырасын хәл итсен. 

Акча “янчыгы”
Бала акча тупларга өйрәнсен өчен, аңа мотивация белән ярдәм итегез. Әйтик, ул кыйммәтле уенчык сораса, аңа акчаны шунда ук бүлеп бирә алмавыгызны, әмма ай саен күпмекдер күләмдә акча биреп барырга әзер булуыгызны әйтегез. Әгәр дә бала уенчыкны алырга тели икән, ул акчаны җыярга өйрәнергә тиеш. Бала акячаны үз счетына салып барырга мөмкин – күп банклар хәзер шундый хезмәт күрсәтә. Бала электрон акчага ияләшәчәк, ә олы кеше барлык акча күчерүләр һәм сатып алулар турында белеп торачак.

Вкладлар һәм кредитлар
Балага акчаны арттыру юллары турында сөйләгез. Кечкенә чакта аның үзенә вклад ачып, сумманың ничек үсеш алуын күзәтергә була. Кредитның да җиңел акча түгел икәнен, бу акчаны куллану өчен түләргә туры киләчәген аңлатыгыз.  

Фото: chelny-izvest.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading