16+

Балчыктан битлек ясаганда сөйләшергә ярамый! (КИҢӘШЛӘР)

Күп кенә хатын-кызлар балчыктан ясалган битлекләр куллана. Балчыкның төсләре исә бихисап, бу аның минераль составы белән бәйле.

Балчыктан битлек ясаганда сөйләшергә ярамый! (КИҢӘШЛӘР)

Күп кенә хатын-кызлар балчыктан ясалган битлекләр куллана. Балчыкның төсләре исә бихисап, бу аның минераль составы белән бәйле.

Ак балчык бигрәк тә җыерчыклы битләр өчен файдалы. Зәңгәрсу балчык битне чистарта, тукландыра, тонуста тота, ул аеруча катнаш төркемгә кергән бит тиресе өчен әйбәт. Яшел балчык шулай ук чистарта, май бизләренең кирәкле матдәләр эшләп чыгаруын көйли, аны бит тиреләре майлы һәм проблемалы булганнарга кулланырга киңәш итәләр. Кызыл балчык биттәге кызыллыкны бетерә, белгечләр аны бит тиресе сизгер булганнарга тәкъдим итә. Сары балчык – җыерчыклы битләр өчен. Кара төстәге балчык эпидермисны  микроэлементлар һәм минераллар белә тәэмин итә.

Косметологиядә күбесенчә зәңгәрсу һәм ак балчык кулланыла. Балчык битне үлгән күзәнәкләрдән чистарта, пилинг вазыйфасын үти, шул ук вакытта тирене файдалы компонентларга баета.

Балчыктан битлек ясаганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

битлекне пластик яки пыяла савытта әзерләгез. Аны пластик кашык белән болгатыгыз.

битлек ясаганда салкынча су кулланыгыз.

ул куе каймак сыман булырга тиеш.

битлекне чиста бит тиресенә сылагыз.

аны калын итеп сылагыз.

битлекне сылаганчы, бит тиресен дымландырып алыгыз.

балчыктан эшләнгән битлекне бит тиресендә 15 минуттан артык тотарга ярамый, югыйсә ул эпидермистан дымны ала башлый.

битлекне күз тирәсенә сыламагыз.

аны сөрткәч, тыныч кына утырып яки ятып торыгыз. Сөйләшергә тиеш түгелсез.

битлекне юып төшергәч, тукландыргыч крем сөртегез.

битлекне коры биткә атнага бер, майлы биткә атнага ике тапкыр гына кулланырга ярый.

Сүз уңаеннан: бит тиресен ак балчыктан ясалган битлек чистарта, аның төсен дә яхшырта. 3 аш кашыгы коры балчыкка кайнаган салкын су салыгыз, катнашма куе каймакны хәтерләтергә тиеш. Шуңа 10-15 тамчы лимон согы тамызыгыз да болгатып, дымлы биткә сылагыз. 10-15 минуттан җылы су белән юып төшерегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading