16+

Балконда нәрсә сакларга ярамый?

Закон нигезендә, җылытылмаган (тәрәзә белән тышланылмаган) балконнарда берничә төр әйберне сакларга ярамый.

Балконда нәрсә сакларга ярамый?

Закон нигезендә, җылытылмаган (тәрәзә белән тышланылмаган) балконнарда берничә төр әйберне сакларга ярамый.

Мисал өчен, шартлый һәм тиз янып китә торган әйберләр. Боларга лак салынган банкалар, бензинлы канистралар, газлы баллон, аммиаклы катнашмалар керә.

Аларга кояш нурлары да, түбән температура да бер дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый. 

Шулай ук авыр, зур җиһазлар һәм көнкүреш техникасын да ачык балконда саклау тыела. Ягъни, иске суыткыч, газ плитәсе, зур шкафларны балконга чыгарып куярга киңәш ителми. 

Бу исемлектә гөлләр өчен чүлмәкләр, кер элә торган баулар да бар. Аларны эләргә ярый, әмма балконның эчке өлешенә генә. Чүлмәкләр дә, баулар да тышкы яктан йортның кыяфәтен бозарга тиеш түгел.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading