16+

Баш суган утыртып, орлыгын әзерләп, шуннан чемчек үстерү табышлы

Быелгы бакча сезоны ябылырга өлгермәде, әмма иртәгәсе көнен алдан кайгырткан өлгер бакчачылар киләсе ел уңышына нигез салырга кереште инде. 

Баш суган утыртып, орлыгын әзерләп, шуннан чемчек үстерү табышлы

Быелгы бакча сезоны ябылырга өлгермәде, әмма иртәгәсе көнен алдан кайгырткан өлгер бакчачылар киләсе ел уңышына нигез салырга кереште инде. 

Помидор. Тәҗрибәсе булган бакчачылар сабагында өлгереп җиткән, югары уңыш бирергә сәләтле, тәмле, сортлы (гибридлардан орлык алудан мәгънә юк), сау-сәламәт помидорлардан яхшы сыйфатлы орлыклар җыеп алып, җәй азагында ук киптереп җыеп куйгандыр. 

Шәхсән үзем ел саен бакчабызда кимендә 35-45 төрдәге иртә, уртача, соң өлгерешле томатлар утыртып үстерәм. Сүз дә юк, “Де Барао”, “Батяня”, “Розовый гигант”, “Видимо-невидимо”, “Воловий лоб”, “Воловье сердце”, “Спасская башня”, “Космонавт Волков”, “Падишах”, “Ленинград”, “Бычье сердце”, “Знак качества”, “Краснобай”, “Пузата хата” кебек сыналган, ышанычлы сортларның орлыкларын үз бакчабыздагы томатлардан гына җыеп алам. Моннан тыш, яңа сортлар, гибрид орлыкларын бакчачылыкка махсуслашкан кибетләрдән сатып алып, үземне кызыксындырганнарын интернет аша ышанычлы орлыкчылык фирмаларына заказ биреп кайтартып, тәҗрибәле бакчачы дус-ишләрем белән эксклюзив орлыклар алмашып, коллекциямне ел саен тулыландыра барам.

Узган язда “Алтайские семена” ширкәтеннән кайтартылган “Мечта великана”, “Йетина мать”, “Сибирский гигант”, Чиләбе питомнигыннан алган – “Хьюго”, орлыгын сеңлем биргән “Ракета”, “Первая любовь” сортларының уңышы мулдан булды. Моңарчы орлыклары Голландиядән, Германиядән кайтартылган гибридларның татлы сутлы эре помидорларын теплицабызда үстереп кинәндек. Санкцияләрнең юлларны ябуы кызганыч. Шәхсән үземә Мәскәү янындагы орлыкчылык фирмаларының, Чиләбенең орлыклары ошый төшә, чөнки табигый шартларыбыз охшаш булганга күрә, үсемлекләр стресс кичерми. Алтайныкылар да табигатьнең безнең төбәктәге кискен үзгәрешләренә, көйсезлекләренә чыдам икән. 

Бу юлларны әлеге фирмаларны рекламалау максатыннан язмыйм. Бары тик тәҗрибәсез бакчачылар орлык сайлаганда алданмасын, кибет киштәләрендәге ялтыравык пакетларга сокланып, сортлар, гибридлар күплегенә хәйран калып, хаталанмасын дигән изге теләкне генә күздә тотам.

Кыяр. “Герман”, “Маша”, “Маринда”, “Кураж”, “Сибирская гирлянда”ның безнең шартларда мул уңыш бирүенә инандым. Кызганычка, орлыкларын алып булмый, чөнки барысы да гибридлар. Шунлыктан орлыкларын ел саен сатып алырга туры килә. Каплардагы орлыклар саны елдан-ел кими бара, бәяләре генә котырып үсә. Боларын көздән сатып алып куйсаң, күпкә отышлырак. Казанда орлык сата торган урыннар шактый күп булса да, кызганычка, барысы да ышанычлы түгел шул. Соңгы ике-өч елда әлеге җәһәттән бакчачылыкка махсуслашкан супермаркетлар сынатты.

Орлыклары тишелми, капның тышлыгында бер сорт күрсәтелгән, эченә бөтенләй башкасы тутырылган. 2021 елда Казанда фасовкаланган Герман кыяры орлыклары ярты җәйгә чаклы буш чәчәк атып утырды. Аптырагач, йолкып ташладым. Үз- үзен серкәләндерүче гибрид бит ул! Анда нинди буш чәчәк булсын? Фасовкалаучылар ялгышымы бу? Әллә халык арасында киң таралган гибридның брендын файдаланып, алдый- йолдый, ничек булса да күбрәк акча эшләп калырга омтылган комсыз бәндәләрнең җавапсызлыгымы?

Берничә ел элек гыйнвар азагында ук каен җиләге орлыгы чәчкән идем, кычыткан (!) үсеп чыкты. “Икеа” комплексы эчендәге бакчачылыкка махсуслашкан зур кибеттә әллә кайчан срогы чыккан орлыкларының каплары тышлыгына кабаттан пичәт сугып, куллану вакытларын ясалма рәвештә “озынайтып” сатуларына юлыкканым булды. Кулым зәңгәр карага буялгач, каптагы штампның буявын сөртеп карасам, орлыкларның срогы биш былтыр элек чыккан... 

 Үзең үстергән кәбестә, кабак, кишер, суган, кабакчыкның орлыгын аласың килсә, бакчага бу культураларың берничә сортлысын утыртмавың хәерле. Чөнки бөҗәкләр оча-куна нектар җыйганда, төрле сортлардагы үсемлекләрне үзара серкәләндереп, гибридлар барлыкка китерәчәге көн кебек ачык. 
Редис – кыргый торма белән, сортлы торма – эт какысы белән үзара серкәләнеп, шулардан җыелган орлыклардан чәчеп үстерелгән тамыразыклар яраксыз булачак. 
Томат, баклажан, фасоль, ногыт, борчак читтән серкәләнми. 

Укроп, шпинат, фенхель, кузгалак, петрушка, тмин, кориандр, иссоп, мелисса, мәтрүшкә, бөтнек кебек хуш исле тәмләткеч үләннәрнең орлыгын үз бакчабызда үстереп алу отышлы. Баллы, ачы борычларны кибеттән сатып алып ашаганда, күңелегезгә ятканнарына юлыксагыз, сабак төбендәге орлык оясы белән кисеп алып киптереп куярга була. Бу очракта, бер генә кыенлык бар – борычларның өлгерү срогы нинди булуы билгесез. Иртәрәк чәчсәк, оттырмабыз. 

Соңгы елларда чәчүлек суган чемчеге бик нык кыйммәтләнде. Баш суган утыртып, орлыгын үзең әзерләп, шуннан чемчек үстерү мәшәкатьле булса да, табышлы гамәл. Бик вак чемчекләрне көздән утыртып калдырсак, икеләтә отышлы. Конденциягә туры килмәгән нәни суганнар кышын саклауга куйгач кибеп юкка чыкмый, язын иртә тишелүе сәбәпле, аны суган чебене зарарламый. Ул ике атнага иртәрәк өлгерә, башлары эре була, әйбәт саклана. “Порей”, “Эксибишен” суганнарын рассадасы аша үстерү үзен аклый.

Кишернең “Осенний король”, “Осенняя королева” кебек сортларын көздән чәчеп калдыру отышлы. Сарымсакның кышкы сортларын быел өлгереп җиткән эре башын өлешләргә бүлгәләп утыртырга күнеккәнбез.Чәчүлеге бик нык кыйммәт тора шул, дип уфтанабыз. Аның угы очында өлгергән орлыкларын -“һава бүлбечекләрен” үзебез үстереп алып, көздән чәчеп калдырсак, киләсе елда бер дигән утырту материалына тиенербез. 

Бакчачыларның бик күбесе аз керемле, очын очка көчкә ялгаучы пенсионерлар булуы бәхәссез. Бу мәкаләмне шуларга аз булса да ярдәмем тимәсме, дип яздым. Яңа елдан соң орлыкларның бәясе бик нык арта. Шунлыктан бүгеннән үк орлык юнәтә тору отышлырак, арзангарак төшә, дип искәртәсем килде.

Хәмидә Гарипова,
Казан 

Фото: pxhere.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сезгэ бик анлатып язгансыз.

    Мөһим

    loading