16+

Баш әйләнә, колак шаулый – гемоглобин төшкәнме?

Кайчагында без үзебез дә сәбәпләрен белмичә, авырганыбызны сизмичә яшәргә мөмкин. Мисал өчен, гемоглобин түбән булганда. Йөзнең һәм тән төсенең артык ак булуы, баш әйләнү, кан басымының түбәнәюе - гемоглобинның нормада булмау билгеләре. Шулай ук аппетит начараю, һәрвакыт йокы килү, арыганлык хисе, колакта шау, аяк-кулларның еш кына салкын булуы, вирусларга тиз һәм еш бирешүчәнлек тә гемоглобинны тикшертергә кирәк дигән ишарә.

Баш әйләнә, колак шаулый – гемоглобин төшкәнме?

Кайчагында без үзебез дә сәбәпләрен белмичә, авырганыбызны сизмичә яшәргә мөмкин. Мисал өчен, гемоглобин түбән булганда. Йөзнең һәм тән төсенең артык ак булуы, баш әйләнү, кан басымының түбәнәюе - гемоглобинның нормада булмау билгеләре. Шулай ук аппетит начараю, һәрвакыт йокы килү, арыганлык хисе, колакта шау, аяк-кулларның еш кына салкын булуы, вирусларга тиз һәм еш бирешүчәнлек тә гемоглобинны тикшертергә кирәк дигән ишарә.

Кайчагында без үзебез дә сәбәпләрен белмичә, авырганыбызны сизмичә яшәргә мөмкин. Мисал өчен, гемоглобин түбән булганда. Йөзнең һәм тән төсенең артык ак булуы, баш әйләнү, кан басымының түбәнәюе - гемоглобинның нормада булмау билгеләре. Шулай ук аппетит начараю, һәрвакыт йокы килү, арыганлык хисе, колакта шау, аяк-кулларның еш кына салкын булуы, вирусларга тиз һәм еш бирешүчәнлек тә гемоглобинны тикшертергә кирәк дигән ишарә.

Билгеле инде, бер сәбәпсез генә сәламәтлек юкка гына начараймый һәм гемоглобин азаюның да сәбәбен тирәнтенрәк өйрәнергә кирәк. Азык-төлек белән организмга тимер аз кергән очракта шундый кыенлыклар тууы ихтимал. Операцияләр кичерү, бала табу вакытында күп кан югалту да моңа сәбәпче булырга мөмкин.
Кайберәүләр, аеруча да хатын-кызлар, аз ашарга тырыша яки, ябыгам дип, бөтенләй дә юньләп тукланмый. Гемоглобин барлыкка килсен өчен, организмда В12 витаминының тиешле дәрәҗәдә булуы шарт. Ул азрак икән, гемоглобин да түбәнәя дигән сүз. Ә аның азаюы исә кан авыруына китерергә мөмкин, шуңа да кичекмәстән гематологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук эчәклекләрнең тимерне үзләштерү сәләте кимегән булуы бар.

Халык медицинасы ни ди?
Канда гемоглобинны төрле витаминнар, дарулар ярдәмендә дә күтәрергә була. Ә минем исә сезгә халык медицинасы хакында язасым килә. (Организмыбыз болай да дарулар белән «шыплап» тулган бит.)

Иптәш кызым йөкле булганда, аның да гемоглобин белән кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, хастаханәгә ятарга мәҗбүр булды. Шул чагында аңа табиб нинди продуктлар ашарга кирәклеген җентекләп аңлаткан иде. Гемоглобинны күтәрүнең иң нәтиҗәле ысулы ул - ит ашау. Тик итне шашлык итеп яки духовкада кыздырып ашарга кирәк. Ягъни ит парда яки суда озак итеп пешерелмәгән булуы шарт. Чөнки бу очракта иттәге тимер таркалып бетә. Иттә безнең организмга керә торган тимернең 30%ы бар.
Терлек бавыры да гемоглобинны күтәрергә сәләтле. Аны кишер һәм суган белән пешереп, менә дигән паштет ясарга була. Шулай ук малның теле дә канда гемоглобинны күтәрәчәк. Аны көнгә 50 гр чамасы ашау да җитә.

Иммунитетны һәм гемоглобинны күтәрү өчен түбәндәге катнашманы әзерләргә мөмкин. Аның өчен әстерхан чикләвеге, киптерелгән җиләк-җимеш (200 гр чамасы йөзем, күрәгә, кара җимеш), бал һәм лимонны (1 лимонны кабыгы белән) бергә иттарткычтан чыгарып, бал белән болгатырга һәм көнгә 1 аш кашыгы эчәргә була.

Рационга цитруслар кертү дә гемоглобинны күтәрә. Өстәвенә ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә. С витамины лимон, әфлисун, гранат, киви, грейпфрут, бакча җиләгендә күп икәне дә барыбызга да диярлек мәгълүм. Шуңа да әлеге җиләк-җимешләрнең согын эчү, шулай ук кишер, кызыл чөгендер, клюква соклары да сезгә бу очракта ярдәмгә киләчәк. Кишер белән кызыл чөгендерне болай ашау да файдалы, организмга тимернең 5 %ы әлеге продуктлар аша керә. Хөрмә, фейхоа, слива, карлыган, кура җиләге - болар барысы да тимергә бай ризыклар.

Ярмалардан карабодай бик файдалы. Яшел­чәләрдән салат, укроп, петрушка да тимер чыганаклары. Өстәвенә петрушка канда холестеринны киметергә сәләтле. Финанс мөмкинлекләре булган очракта, кызыл балык, кызыл икра, йомырка сарысы, диңгез продуктларын файдалану да гемоглобинны күтәрәчәк. Алар ярдәмендә организмда якынча 11 % тимер үзләштерелүе билгеле.
Барлык файдалы әйберләрне безгә табигать үзе бирә. Аны бары дөрес итеп һәм чамасын белеп файдаланырга гына кирәк. Мисал өчен, аю камыры. Аңардан төнәтмә ясап эчү организмны витаминнарга бермә-бер баета. Моның өчен 2-3 кашык киптерелгән аю камырына ярты литр су салырга һәм төнгелеккә төнәтергә калдырырга кирәк. Иртән исә төнәтмәгә тәменчә бал кушып, көнгә берничә тапкыр яртышар стакан ашар алдыннан эчәргә мөмкин. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик файдалы.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашаучыларның организмына В9 витаминнары җитәрлек күләмдә керә. Шулай ук организмда фолий кислотасына да мохтаҗлык булмый.
Гемоглобин белән кыенлыклар йөкле хатын-кызларда еш очрый. Ул түбән булган очракта, баланың баш һәм арка мие үсеше тоткарланырга мөмкин икән. Шуңа да табиблар йөккә узар алдыннан бер ай алдан ук В9 витаминын эчәргә, йөккә узганнан соң да берничә атна кабул итәргә киңәш бирә.

Анемия вакытында нык кара чәй һәм каһвә эчү зыянлы. Каһвә организмдагы кальций һәм тимерне «юып» чыгарырга сәләтле.
Иң мөһиме, беркайчан да диагнозны үзегезгә үзегез куймагыз, ә иң элек табибка мөрәҗәгать итеп, проблеманың асылына төшенегез! Табиб белән киңәшләшкәннән соң гына дәваланырга керешергә мөмкин!

Гемоглобинның башка органнарга тәэсире
Гемоглобинның башка органнарга да тәэсире нык булуын онытмаска кирәк. Ул безнең баш мие, нерв системасы, иммун системага бәйле. Гемоглобин түбән булганда, кеше организмы органнары тукымалары кислород җитмәүдән интегә башлый, чөнки гемоглобинның төп функциясе - әлеге тукымаларны кислород белән тәэмин итү. Гастрит, дисбактериоз кебек авырулар вакытында эчәклекләр витаминнарны һәм тимерне начар үзләштерә, әмма бу авыруларны да дәвалап була.

Нормадагы гемоглобин нинди булырга тиеш?
Кан анализлары тапшырганнан соң гемоглобинның билгесе HBG - гемоглобин дип күрсәтелә. Ир-атлар өчен норма буенча ул 130-140 г/л, хатын-кызлар өчен 120-130 г/л булуы шарт. Авырлы һәм күкрәк сөте имезүче аналар өчен нормаль гемоглобин 120-140 г/л булып санала. Балаларның исә ничә яшьлек булуларына бәйле рәвештә, гемоглобин үзгәрергә сәләтле. Мисал өчен, 1-3 көнлек балада ул 145-225 г/л булса, 1-2 яшьлекләрдә 105-145 г/л, ә 13-15 яшьлекләрдә 115-155 г/л нормаль санала.

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин эйбэте кабакны блендерда турап ашасы кон саен иртэн, 100 грам. Бер айда гемоглобин бик эйбэт кутэрелэ

    Мөһим

    loading