16+

Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен савыт-саба юу чараларын ничек сайларга?

Савыт-саба юу чараларында булган матдәләр сәламәтлек өчен зыянлы. Бигрәк тә аларны су белән яхшылап чайкатмаганда, ни өчен дигәндә, тәлинкәдә калган химикатларның ризык аша ашказанына керүе бар.

Әлеге химикатларны даими «ашап» тору агулануга яки матдәләр алмашуын үзгәрүгә китерә, эчке органнар, әйтик, ашказаны эшчәнлегендә проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, гигиена таләпләрен үтәмәгәндә, бер кеше елына бер стакан савыт-саба юу чарасын «ашый».

Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нинди чаралар сайларга соң? Аларны сатып алганда, этикеткасын өйрәнегез. Компонентлары арасында ясалма ис бирүче матдәләр, күбек хасил итә торган этилендиаминтетрауксус кислотасы булырга тиеш түгел. Белгечләр юу чарасына су кушарга, губканы яхшылап юарга, савыт-сабаны су астында 20 секундтан да ким тотмаска куша. Яки алар урынына кер сабыны яки сода кулланыгыз.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading