Шәһри Казан

Бер колагым чукрак, икенчесе ишетми

Без барыбыз да көчле тавыш чолганышында яшибез. Өйдә булсак та, урамга чыксак та - тавыш: машиналар йөри, кешеләр сөйләшә, өйдә исә телевизор, суыткыч эшли, сәгать текелди һ.б. Ә болар барысы да сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Пышылдап яки әкрен генә сөйләшкәндә (20-30 децибел), колакка бернинди зыян да юк, ә менә кычкырганда...

Без барыбыз да көчле тавыш чолганышында яшибез. Өйдә булсак та, урамга чыксак та - тавыш: машиналар йөри, кешеләр сөйләшә, өйдә исә телевизор, суыткыч эшли, сәгать текелди һ.б. Ә болар барысы да сәламәтлеккә начар йогынты ясый.
Пышылдап яки әкрен генә сөйләшкәндә (20-30 децибел), колакка бернинди зыян да юк, ә менә кычкырганда (60 дБ) колак интегә башлый инде, ди табиблар. 90 дБ тавыш колакта авырту барлыкка китерергә мөмкин. Ә менә тавыш 150 дБга тигез булса, бу кеше өчен бик куркыныч.
Көчле тавышның колакка озак вакыт тәэсире аның зәгыйфьләнүенә китерә. Моның нәтиҗәсендә, колак шаулый, кеше начар ишетә башлый. Укучылар, яшьләр генә түгел, хәтта олылар да, автобуска, метрога керүгә, машина тавышын ишетмәс өчен, колакларына колакчын (наушник) куеп, музыканы бик нык ача. Табилар исә, транспортта барганда музыканы бөтенләй тыңламаска куша, чөнки бер-ике ел гына да шулай музыка тыңлап йөрсәң, ишетү 20-30 процентка түбәнәергә мөмкин. Колакларның ишетүе начарлануга стресслар, артык киеренкелек һәм тәмәке тарту да зур йогынты ясый.

Реклама

Ишекне каты япма!
Тирә-якта ничек итеп тынычлык булдырырга соң? Кызганычка, бөтен нәрсә дә безнең кулдан килми, әмма бөтен кеше дә үти ала торган берничә кагыйдә бар:
- телевизор, телефон һәм радионы бөтен тавышына ачмагыз;
- сөйләшкәндә тавышыгызны контрольдә тотыгыз, әкрен генә сөйләшергә тырышыгыз;
- ишекне каты итеп япмагыз.
Шушы өч кагыйдәне генә үтәсәк тә, тормыш аз булса да тынычрак булыр.

15 дБ - яфрак кыштырдавы;
30 дБ - пышылдау, сәгатьнең текелдәве;
50 дБ - тыныч кына сөйләшү;
75 дБ - баланың елавы;
80 дБ - пылесос тавышы;
95 дБ - метродагы тавыш;
100 дБ - машина сиренасы;
120 дБ - 1 метр ераклыктагы чүкеч тавышы;
140 дБ - реактив самолетның очып китүе.
Озак вакытлы көчле тавыш зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең гомер озынлыгын 10-12 елга кыскарта.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: