16+

Беттән ничек котылырга?

Хәзерге заманда бетлиләр дип уйламый да идем. Чәчне гел юып йөрибез бит инде. Балам мәктәптән бет ияртеп кайтты.

Беттән ничек котылырга?

Хәзерге заманда бетлиләр дип уйламый да идем. Чәчне гел юып йөрибез бит инде. Балам мәктәптән бет ияртеп кайтты.

Кешегә сиздерәсе килми. Аны ничек бетереп була икән?
Казаннан газета укучыгыз. 

– Күпләр башны чиста тотсаң, гел юып йөрсәң, бет иярми дип уйлыйм. Әмма, бет чиста чәчкә дә күчә. Коллективта, сыйныфта педикулез авырулы бала бар икән, ул тиз арада тарала. Авыруны баш, касык бетләре тарата. Бет чәчтә серкә калдыра. Аннары ул тулып бетләр барлыкка килә. Алар кан белән туклана. Педикулез вакытында баш кычыта, чәч төбендә серкәләр күренә. Алар кавыкны хәтерләтә, ләкин чәчкә ябышкан булалар, коелмыйлар. Аларны сытып кына бетерергә, йә вак тешле тарак белән тарарга була.

Элек бетләрне керосин белән бетерсәләр, хәзер заманча дәвалану алымнары җитәрлек. Даруханәләрдә махсус шампуньнәр сатыла. Әмма, табиблар аларны еш кулланырга киңәш итми. Чөнки бу шампуньнәр чәч структурасын бозарга, аллергия китереп чыгарырга мөмкин икән. Иң яхшысы чәчне 4-5 процентлы аш серкәсе белән чайкалган вак тешле тарак белән тарау. Урын-җир әйберләрен, баш киемнәрен кайнар пар белән үтүкләргә, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Бетне алдан кисәтеп булмый. Бары педикулез белән авырый башлагач кына чарасын күрергә кирәк.

Бетләр турында өч миф: 
1. Малайлар бетләми диләр. Бу дөреслеккә туры килми. Әйе, кыска чәчтә бет сирәгрәк күзәтелә, тик ир-атларда да педикулез очрый. 
2. Сагынганда бетлисең. Бу медицинада расланмаган. 
3. Арзанлы шампуньнәр башны бетләтә. Юк, шампуньнән бет иярми. 

Фото: http://pixabay.com 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading