16+

Бик тиз ябыктыра торган 5 КАШЫК диетасы

Ашап ябыктыра торган диета да бар икән! Ул - биш кашык диетасы.

Бик тиз ябыктыра торган 5 КАШЫК диетасы

Ашап ябыктыра торган диета да бар икән! Ул - биш кашык диетасы.

Дәвамлылыгы: үзегез билгелисез;

Үзенчәлекләре: ашау вакыты һәр көнне төгәл бер вакытта булырга тиеш;

Чыгымы: аз;

Нәтиҗә: диета тоту дәвамлылыгына карап 5-20 кг авырлыктан котылырга мөмкин;

Ярамый: йөклеләргә, бала имезүчеләргә, хроник авырулары булганнарга.


"Биш аш кашыгы" беренче чиратта стресстан, үз рационын контрольдә тота алмаганнарга ярдәм итәчәк. Ризыкны кечкенә "дозалар" белән ике-өч сәгать араклык беән кабул итәргә кирәк. Моның нәтиҗәсендә:
Организм ачыгырга өлгерми;
Киңәйгән ашказаны "җыела";
Кандагы шикәр дәрәҗәсе кими;
Туклыклы матдәләрне эшкәртү яхшыра.

Диетаның тәртибе түбәндәгедән гыйбарәт:
1 Һәр ашаганда тәлинкәгезгә биш кашык кына ризык салырга кирәк.
2. Ашау аралыгы 2-3 сәгатьтән дә ким булырга тиеш түгел.
3. Төнлә, йоклар алдыннан да ашасагыз була. ЛӘКИН! Алдагы ике кагыйдәне истә тотарга кирәк.
4. Менюны үзегез төзисез. Нәрсә телисең - шуны ашарга мөмкин.
5. Катгый рәвештә газлы эчемлекләр һәм шикәр күп булган (шул исәптән, теләсә нинди соклар) эчемлекләр эчү тыела.
6. Чәй, кофе, гади суны әлеге диетада чикләүләрсез кулланырга була.
7. Кибет соусларыннан, маринадланган, тозланган әйберләрдән баш тартырга кирәк.
8. Өстәлдә кыздырылган, ярымфабрикат ризыклар булырга тиеш түгел. Азык-төлекне чи килеш ашап була икән, пешереп торырга кирәкми.

Диетаны тотар алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

26

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading