Камыр өчен кирәк була: 250 гр он, 0,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель), 3-4 кашык шикәр комы, 100 гр атланмай, 3 йомырка сарысы.
Камырны басабыз да, 10-15 минутка суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек әзерлибез.
Эчлек өчен: 300-400 гр эремчек, 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 100 мл куе сөт (10%), чеметем генә ванилин кирәк.
Барысын бергә блендер ярдәмендә туглыйсы. Чизкейк пешәсе формага пергамент кәгазь җәелергә тиеш. Камырны формага җәеп, кырыйларын күтәртәсе. Эчлекне салып, газ миченә (160-180 С) 50 минутка пешерергә куясы.
250 гр кибет каймагына 2 аш кашыгы шикәр комы салып туглыйбыз. 50 минут пешкәч, чизкейкны алабыз, әзер каймакны өстенә җәябез дә, янәдән 5-10 минутка газ миченә пешерергә куябыз. Чизкейкны суынгач кына кисеп табынга бирәбез.
Җиләк-җимешләр, крем белән дә бизәсәк, десертыбыз тагы да тәмлерәк булачак.
Айгөл Рәхмәтуллина, Теләче, Казаклар
Комментарийлар