16+

Бик тәмле итеп гөмбә маринадлау ЫСУЛЫ

Бер кг гөмбә өчен: 75 гр су, 25 гр тоз, бер стакан аш серкәсе, 10 гр шикәр комы, ике гр лимон кислотасы, алты данә түгәрәк борыч, лавр яфрагы, бер гр корица кирәк.

Маринад әзерләү өчен эмаль кәстрүлгә су, тоз, аш серкәсе салып кайнатабыз. Юылган-чистартылган гөмбәне маринадка салып пешерәбез. Барлыкка килгән күбекләрне җыеп алып торабыз. Гөмбә кәстрүл төбенә китә башлагач, шикәр комы, лимон кислотасы, борыч, лавр яфрагы, корица салып, бераз ут өстендә тотарга. Шуннан соң банкаларга тутырып, 0,5 литрлыларны - 20 минут, бер литрлыларны 25 минут сулы ваннада кайнатырга. Капкачын ябып, кышка сакларга куярга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading