Шәһри Казан

Бүләгең үзеңә кире кайтырлык булмасын

Яңа елга да күп калмады. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ун гына көн калып бара. Ә аңарчы чыршы бизисе, салатлар ясарга, тәм-томнар пешерергә продуктлар алып куясы һәм иң мөһиме - якыннарыбызны сөендерерлек бүләкләр әзерлисе бар. Бүләк дигәннән, бәйрәм алдыннан күп кешенең уенда бер сорау - «Нәрсә бүләк итәргә?» Укучыларыбызга җайлы булсын өчен...

Реклама

- Иң элек мин бүләкләр алуны айның соңгы көннәренә калдырмагыз дип әйтер идем. Гадәттә, бездә халык бәйрәмгә бер-ике көн кала гына чабыша башлый бит. Барысы да ашыга, эткәләшә-төрткәләшә дигәндәй. Ашыккан вакытта уйламыйча-нитмичә генә кулларына нәрсә эләгә, шуны сатып ала. Бүләкне иртәрәк эзли башласагыз, башыгыз да авыртмас, акчаны да күп туздырмассыз. Чөнки Яңа елга бер-ике көн кала бәяләрне арттырырга да күп сорап тормыйлар. Шуңа да бүләк сайлауны бүгеннән үк кайгырта башлагыз. Һич югы кемгә нәрсә бүләк итәргә кирәклекне уйлый торыгыз. Шунысы да бар - ашыгычлык белән бер дә кирәкмәгән әйберләр сатып алына. Үзегез тапшырган бүләкне ошатмыйча икенче берәүләргә бирүләрен теләмәсәгез, кечкенә генә бүләк булса булсын, аның кулланып булырлыгын алыгыз. Шул рәвешле, «ярамаган тагын» дип үзең бүләк иткән нәрсә кире үзеңә дә кайтырга мөмкин әле. Димәк, бүләк сайлауга «үземә ошады, шуңа алдым» дигән принцип белән дә якын килеп булмый. Аны тапшырасы кешенең ничә яшьтә, холкы ниндирәк булуын, нәрсә белән кызыксынуын истә тотыгыз. Коллекционер булса яки сезгә билгеле хоббие бар икән, бүләк сайлау бермә-бер җиңеләя. Якын кешеңнең бүләккә нәрсә алырга теләвен ачыклау да авыр түгел. Читләтеп кенә шуны сораштырыгыз.
Иң яхшы бүләк ул - чын күңелдән бирелгәне дип әйтергә яратабыз. Шуңа да, кечкенә генә бүләк биреп булса да, якыннарыгызны сөендерү ул - аларга карата игътибарлылык билгесе дә. Бүләккә өстәп елмаерга һәм бәхет-сәламәтлек теләргә дә онытмагыз.

- Яраткан кешегезгә кыйммәтле парфюм, бижутерия, аксессуарлар, алтын эшләнмәләре, матурлык салонына, фотосессиягә сертификат, фитнес-клубка абонемент, аның сурәте ясалган портрет бүләк итәргә мөмкин.
- Әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга бүләк сайлаганда билгеле бер кагыйдәләр юк. Көндәлектә кулланыла торган вак-төяк әйберләр бүләк итсәгез, оттырмассыз. Җылы матур плед, йомшак башмаклар, бияләй, яулык, шәлләр, акча янчыгы, чаңгы яки чана, фотоальбом, өстәл уены, Яңа ел тамашаларына билетлар беркемне дә битараф калдырмас.
- Дусларыгызга сезнең турыда ел буена искә алырлык бүләкләр бирү яхшы. Аларга кыйммәтле бүләк алу мәҗбүри түгел.
- Балалар исә бүләк итеп бирелгән уенчыкларга шат булыр. Футбол тубы, лего-конструктор, пазллар, чигү һәм бисер белән үрү җыелмасы, курчак театрына яки кинотеатрга билетлар алар өчен менә дигән бүләк.
- Хезмәттәшләрегезгә охшашрак бүләкләр, тик бер үк төрле булмаганнарын бирегез. Иң актуаль бүләкләр булып, чыршы уенчыклары, канцелярия кирәк-яраклары, китап, чәй яки каһвә, фоторамкалар, ел символын хәтерләткән сувенирлар, магнитлар тора. Кыйммәтле бүләк тапшырып хезмәттәшегезне уңайсыз хәлдә калдыруыгыз ихтимал. Сез аңа саллы бүләк тапшырып, ул суыткычка ябыштыра торган магнит кына әзерләгән булса?

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: