16+

Блогер Эльмира Камалиевадан безе пешерү ысулы

4 йомырка һәм 250 грамм шикәр комы кирәк булачак. Йомырка агын савытка салабыз. Савыт бик чиста булсын!

Блогер Эльмира Камалиевадан безе пешерү ысулы

4 йомырка һәм 250 грамм шикәр комы кирәк булачак. Йомырка агын савытка салабыз. Савыт бик чиста булсын!

Аңарда тамчы да май, су булырга тиеш түгел. 
Бер чеметем тоз салып, югары булмаган тизлектә миксер белән әйләндерә башлыйбыз. Шикәр комын җайлап кына кашыклапн кушып барабыз. Йомырка агы куера башлый.

Миксерның тизлеген арттырабыз. 10-15 минут болгатып торабыз. Масса кашык басып тора алырлык куе булырга тиеш. Аннары аны махсус кондитер капчыгына салабыз. Пергамент кәгазь өстенә сытып чыгарабыз да 100 градуслы газ мичендә 4-5 сәгатькә тотабыз. 
Газ мичен алдан җылытып куярга ярамый! 

Эльмира Камалиева.
Фото: https://pixabay.com/


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading