16+

Брокколи ябыктыра, яман шештән саклый һәм иммунитетны ныгыта

Брокколи кәбестәсен диетик продукт дип әйтергә була. Артык авырлыктан котылырга теләүчеләр аны курыкмыйча ашый ала.

Брокколи кәбестәсен диетик продукт дип әйтергә була. Артык авырлыктан котылырга теләүчеләр аны курыкмыйча ашый ала.

Шикәр авыруыннан интегүчеләр өчен дә файдалы. Ул матдәләр алмашын яхшырта. Кәбестәне еш кулланучыларның йөрәк белән бәйле проблемалары юкка чыга. Аның төп үзлеге – организмда яман шеш күзәнәкләрен барлыкка килүне булдырмый. Брокколи кәбестәсе фолий кислотасына, минералларга, В төркеме витаминнарына бай. 100 грамм кәбестәдә 50 миллиграмм кальций бар. Аның составындагы клетчатка организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта, начар холестеринны чыгара. С витамины иммунитетны ныгыта. Аксымнарның күләме буенча брокколи кәбестәсе сыер ите белән йомырканы да уздыра.

Сыр белән пешкән брокколи

500 гр кәбестә, 100 гр сыр, 200 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, борыч
Кәбестәне кул белән бүлгәләп, тозлы кайнар суда пешереп алабыз. Фольгага тезеп, өстенә угычтан уылган сыр, йомырка, сөт, тоз һәм борычлы катнашманы агызабыз. 200 градус кызулыктагы газ мичендә 20 минут пешерәбез.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X