16+

Брокколидан аш пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 5-7 шампиньон, 2 йомшак сыр ("Дружба"), 200 гр брокколи кәбестәсе, 2 бәрәңге, 1 кишер, тоз, үсемлек мае, шулпа, яшел тәмләткечләр кирәк.

Брокколидан аш пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 5-7 шампиньон, 2 йомшак сыр ("Дружба"), 200 гр брокколи кәбестәсе, 2 бәрәңге, 1 кишер, тоз, үсемлек мае, шулпа, яшел тәмләткечләр кирәк.

Шампиньоннары турап, 5-10 минут кыздырып алабыз. Кишерне эре угычта уабыз һәм шулай ук кыздырабыз. Брокколине берничә өлешкә аерып куябыз. Бәрәңгене әрчибез һәм шакмаклап турыйбыз. Аларның барысын  да шулпага салып, тоз кушып, ун минут пешерәбез. Ул арада сырны угычта уабыз һәм шулпага салабыз. Сыр эреп беткәнче тотабыз. Ашка яшел тәмләткеч салып ашыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading